Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июль 2021, 15:35

Берни дә эшлисең килмиме?

Килешәсеңме? «Бөтенләй бернәрсә эшләмәү – дөньядагы иң авыр, иң катлаулы һәм иң интеллектуаль эш» – дигән Оскар Уайльд.

Берни дә эшлисең килмиме?
Берни дә эшлисең килмиме?

1. Беркемгә дә сер түгел, вакыт-вакыт һәркем ялкауланып ала. «Сәламәт ялкаулык» дип аталган бу күренеш белән төрле яшьтәге, төрле статустагы һәркем «чирләп» ала.

2. Ялкаулыкның төп симптомы – «көрән аю синдромы», ягъни тәүлекнең һәм елның кайсы вакыты булуга карамастан, кешенең йоклыйсы килеп тора. Андый периодлар 12 сәгатьтән 15 көнгә чаклы  сузылырга мөмкин.

3. Ялкаулык сәбәпле Дарвин, Черчилль, Пикассо, хәтта Эйнштейн беркайчан да укытучыларның «яраткан» укучылары булмый. Соңгысының ата ялкау һәм туңбаш (тугодум) репутациясе дә була әле!

4. Ялкаулык сезонлы характерда да булырга мөмкин. Гадәттә, ул яз көне барлыкка килә һәм авитаминоз белән бәйле була.

5. Сезонлыдан тыш, «тәүлекле» ялкаулык та була. «Ябалаклар» көндез, «тургайлар» бик авыр эшли.

6. Берни эшлисе килмәүнең тагын бер сәбәбе – кеше организмына мелатонин җитмәү.  Монысы инде «сәламәт ялкаулык»ка керми.

7. Ялкаулык артык күп көч түккәнлектән яки медицина күрсәткечләре нәтиҗәсендә (йөрәк, кан тамырлары белән проблемалар, кандагы шикәр түбәнрәк) дә булырга мөмкин. Даими арганлык сизгән очракта, невропатологка барырга киңәш ителә.

8. Австралия галимнәре ялкаулык ул мотивация җитмәү белән бәйле халәт, дип саный. Һәм ул планетадагы һәр бишенче кешегә хас икән.

9. Психологлар фикеренчә, ялкаулыкның нигезендә негатив эмоцияләр ята: курку, үкенеч, үзеңне гаепле сизү... Ялкаулыкның чын сәбәпләрен белеп кенә аны җиңәргә мөмкин.

http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/berni-d-eshlise-kilmime

Фото: https://ptzgovorit.ru

 

 

 

Бу– кызык!

 

Галимнәр фикеренчә, ялкаулык ул иҗади фикерләүче һәм тәвәккәл кешеләргә хас сыйфат та. Мондый кеше яңалыкка омтылучан. Бик күп ачышлар ялкаулыктан килеп чыккан, диләр. Мәсәлән, венгер журналисты Биро Ласло карага манып язудан туйгач (ә ул кара иң кирәк вакытта бетеп тә китәргә мөмкин!), без язып ияләнгән ручканы уйлап таба.

Берни дә эшлисең килмиме?
Берни дә эшлисең килмиме?
Автор:И Хайретдинов
Читайте нас: