«Районка»ның беренче номеры чыкканга алтмыш ел үтте.
31 елның сентябрь аенда, үзенең юлында гасырлык крестьян тормыш рәвешен җимереп, бөтен ил буенча коллективлаштыру барган чакта газета нәрсә турында язган соң?
Материаллар исеме буенча ук крестьяннар өчен аларны көч кулланып колхозларга җәлеп итү процессы ни дәрәҗәдә авыр узуы турында фикер йөртергә була. Мәсәлән, «Большевикларча коллективлаштыру өчен көрәш» мәкаләсендә 1931 елның 20 августына мәгълүматлар китерелә:
"Коллективлаштыру проценты 61,6 процент тәшкил итә, 1932 елда коллективлаштыруны тәмамларга кирәк. Бу катгый бурыч".
"Кулак агентлары баш күтәрә башлый" материалында: "Зирекле авылыннан гражданин Васильев тимерлектә барлык инструментлар таратып ташлаган, аларның кайберләрен ваткан, тимерлекне туздырган. Аның тынычландырырга теләгән авыл советы рәисе Илмурзинны чак кына таш белән үтермәгән. Моның өчен суд аны ике елга мәҗбүри эшкә хөкем итте".
«Колхозный труд» район газетасының беренче санында Бишбүләк район Башкарма комитетының 1931 елның 28 июлендә чыккан «Урып-җыюның барышы турында»гы карары басыла, анда түбәндәгеләр язылган: "Кулактан икмәкне кичекмәстән тартып алырга. Азнай, Бишбүләк, Зирекле, Вознесенский, Калинин, Мәнәвез-Мәскәү, Түбән Көрмәзе, Слакбаш, Сергеевка, Яңа Федоровка авыл Советлары августның соңгы бишкөнлегендә икмәк әзерләү буенча катгый биремне үтәмәде. Оппортунистлар түбән аппаратка йогынты ясый. Август планы сентябрь аенда үтәлергә тиеш. Моны приказ буларак истә калдырырга кирәк". Монда сүзләр үзләре өчен үзләре сөйли.
Газетаның беренче санында егетләрне Кызыл армиягә әзерләү, белемсезлеккә, авыруларга каршы көрәш мәсьәләләре дә чагылыш тапкан. Һәр газета юлы артында да ул елларда районның тормыш пульсы сизелә.
"Якты юл", №107, 1991 елның 3 сентябре.