Якты юлдан
+9 °С
Ясно
Общие статьи
3 Апреля 2019, 08:45

Джинсны еш юмагыз!

Британиянең Levi's компаниясе джинсларны еш юмаска киңәш итә. Аена бер генә юганда алар матуррак саклана икән.

Добавить в предпочтительные источники Google
1873 елда джинс чалбарларны беренче тапкыр уйлап тапкач, аларны АКШның көнбатышындагы эшчеләр һәм шахтерлар кия башлый.


Джинсның тукымасы деним – тиз тузмый торган, чыдам тукыма. Аны еш юарга кирәкми, дип белдерә белгечләр. Ләкин майлы ягы белән балагыңа икмәк килеп төшсә, чалбарны юар өчен, әлбәттә, бер ай көтмәскә кирәк.


Джинсны кер юуу машинасында түгел, эчке ягы белән тышта җилләтеп киптерсәң, яхшырак, дип билгели белгечләр.


Бүген джинсны эшкә дә, ашка да, олысы да, кечесе дә кия.


Сезнең тормыш та джинслымы?

Читайте нас