Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 гыйнвар 2019, 14:48

Икмәктә икән хикмәт

Борынгылар икмәкне күктән төшкән ризык дип кабул иткән. Шуңа икмәкнең урыны һәрвакыт табын түрендә була. Аны үстерүчеләргә кадер-хөрмәт күрсәтелә. Бу бүген дә шулай. Шулай да соңгы вакытта икмәкнең кадерен төшергән очраклар да юк түгел. Аларның ешаюы беркемне дә битараф калдырмаска тиеш.

Икмәк байлык, муллык билгесе, дибез. Безнең республика — икмәк үстерүче төбәк. Кайбер районнарда гектар куәте 25-26 центнердан артып китә. Ил табыны икмәктән башлана дигәндәй, шөкер, республика халкы имин, мул тормыш кичерә. Табыннан икмәк өзелми. Ә бит дөньяда бер телем икмәккә интегеп яшәүче халыклар да бар. Статистика мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 820 миллион кеше, шул исәптән 178 миллион бала, ачлык чигендә яши. Һәр 3 секунд саен кемдер ачлыктан үлә.


Шул ук вакытта ел саен 7 миллион тонна икмәкнең чүп чиләгенә эләгүе турында хәбәр ителә. Мондый күренешне ничек аңлатырга? Халыкның туеп сикерүеме бу? Әллә монда башка сәбәпләр бармы?


Бүген Уфада аеруча Кандра, Кырмыскалы һәм тагын берничә төбәктән килгән икмәк зур сорау белән файдалана. Чөнки аларның икмәге тәмле, колмак салып пешерелгән. Ә башкалар чүпрәгә нәрсә генә салмыйлар бит. “Төрле катнашмалар салып, икмәкне юкка чыгардылар”, дигәнне ишеткәнем бар. Ул катнашмалар арасында кеше сәламәтлеге өчен бик зыянлылары да очрый. Җитештерүчеләр икмәк-кондитер изделиеләренә хәзер төрле кабарткычлар да салалар. Ә бит алар 6 яшькәчә балалар өчен бөтенләй тыелган. Менә шулай, җитештерүчеләр табыш артыннан куып, икмәкнең кадерен үзләре үк төшерә.


Галимнәр арасында да икмәк хакында хәзер төрле фикерләр ишетергә мөмкин. Кайчандыр иң туклыклы һәм иң файдалы дип саналган икмәктә алар организмга зыянлы матдәләр тапкан. Танылган Америка кардиологы Уильям Дэвис хәзерге заман икмәге кеше организмына, йомшак итеп әйткәндә, бернинди дә файда китерми, шуңа күрә аны рационнан бөтенләй алу яхшырак булыр, ди. Дэвис сүзләренә караганда, Америка клиникаларында соңгы вакытта сәер синдром белән мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Алар игътибарны туплап булмауга зарланалар. Галимнәр моны туклануга бәйлиләр. Чөнки хәзер бодай оныннан нинди генә камыр ашлары әзерләнми. Бодайның хәзер гены модификацияләнгән сортлары да чыккан. Мондый бодайның аксымы хәлсезлеккә һәм симерүгә китерә. Шулай ук элек ак икмәк кенә ашап яшәүчеләр организмында клетчатка дигән бик кирәкле матдәнең җитмәвен ачыклаганнар. Ансыз мигә зыян килә, ми начар эшли икән. Клетчатка башка органнарның эшчәнлегендә дә мөһим роль уйный. Билгеле булуынча, клетчатка бодай бөртегенең тышчасында, көрпәдә туплана. Ә югары сортлы онда көрпәне иләп алып бетерәләр.


Хәзерге бодай сортлары 40-50 ел элек игелгәннәреннән нык аерыла. Бөртеклеләр составында глиадин дигән аксым барлыкка килгән. Глиадинда опийга хас аппетитны күтәрү сыйфаты көчле. Шуңа күрә икмәк ашаучы кеше үзе дә сизмәстән артык калорийлар җыя, әмма аз хәрәкәтләнә. Симерү, эч күбү, эчәкләрнең эшчәнлеге бозылу, баш авырту — барысы да шуннан килә. Шушы рәвешле диетологлар икмәк ашаудан ваз кичүне таләп итә һәм моны зыянлы һәм хәвефле дип саный.


Бер төркем кешеләрдә хәтта бодайдагы глютен дигән аксымга аллергия барлыкка килгән. Дөрес, югарыда әйтелгәннәр күпчелек ак икмәккә кагыла. Кара икмәк исә, киресенчә, файдалы. Клетчаткага бай, иләнмәгән оннан салынган бу икмәк, артык килограммнарны алып ташларга, канда шикәрне төшерергә һәм эчәкләр эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. Икмәк крахмалга да, кальцийга да бай алыштыргысыз ризык. Аны сыр, колбаса, кайнатмалар һәм башка майлы әйберләр белән ашап, кыйммәтен үзебез төшерәбез.


Кара икмәкне исә бодай, арыш оныннан, я икесен бергә кушып пешерәләр. Арыш икмәгенең калорийлары бодайныкына караганда тагын да түбәнрәк. Әмма ул углеводларга, фосфор, тимер тозларына һәм аминокислоталарга бай.


Соңгы вакытта галимнәр кара икмәкнең тагын бер файдалы сыйфатын ачыклаганнар: ул организмны шлаклардан, артык тозлардан, хәтта агулы матдәләрдән чистарта. Норвегиянең бер галиме йөрәк эшчәнлеген көйләү өчен арыш икмәге ашарга куша. Германиядә һәм Польшада узган халыкара симпозиумнарда халыкка күбрәк кара ипи ашату кирәклеге турында сүз барган. Хәтта Болгария күрәзәчесе Ванга, кешеләр үзләренең сәламәтлеген саклау өчен кара икмәк ашасыннар, дигән.


Шуңа күрә, кара икмәкне рационга кертергә кирәк. Аны үзеңә дә салырга була. Икмәкнең кадерен төшермик, аны ят ризыкларга алыштырмыйк. “Икмәкне каккан — авыру тапкан”, дигән әйтем барлыгын да онытмыйк.

Читайте нас: