Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 декабрь 2018, 17:17

Иртән ничек җиңел уянырга?

Кыш көне иртән йокыдан уянасы, урыннан торасы килми. Ялкаулыкка каршы ничек көрәшергә?

1. Мөһим эшләрегезне кичкә калдырмагыз, бер сәгатькә иртәрәк йокларга ятыгыз. Кичтән бүлмәне яхшылап җилләтегез. Америка галимнәре әйтүенчә, кешенең тән температурасы нормадан әз генә түбән булганда, ул тизрәк йоклап китә һәм яхшырак йоклый икән.


2. Иртән зарядка ясау уянырга ярдәм итә. 10шар мәртәбә чүгәләгез, алга иелегез. Әлеге күнегүләр кан әйләнешен яхшырта.


3. Контраст душ керү дә йокыны ача. Ул шулай ук кан йөрешен, матдәләр алмашын тизләтә.


4. Иртәнге ашка солы, карабодай боткалары ашау файдалы. Организм алардагы углеводларны эшкәрткәндә бәхет гормоны – серотонин бүлеп чыгара. Бу яхшы кәеф өчен бик мөһим. Көн дәвамында майлы, баллы ризыклар ашамагыз, аксымга бай азыкка (майсыз ит, балык, кузаклылар) өстенлек бирегез.


5. Йокы бүлмәсендә чуар төсләрдән ясалган рәсем яки ял иткәндә төшкән фотосурәт элеп куегыз. Ачык төсләр, күңелле хатирәләр кәефне күтәрә, дәрт өсти.


6. Эфир майларының хуш исе дә кәефне күтәрергә сәләтле. Кичтән янганга тәмле ис чыгара торган шәм яисә лампа әзерләп куегыз, иртән шуларны яндырыгыз. Андый вакытта бигрәк тә бөтнек, грейпфрут, розмарин, сандал агачының эфир майлары уңай тәэсир итә.


7. Швед галимнәре якты ут тизрәк уянырга ярдәм итә, дип белдерә. Ләкин ул баш миенә ярсыткыч матдә кебек тәэсир итә. Шуңа да йокыдан уянуга ут кабызырга ярамый. 5-10 минут өстәл лампасын яндырып торырга, шуннан соң гына тәрәзә пәрдәләрен ачарга кирәк.


Йокыдан яхшы кәеф белән уяну өчен будильникның ничек кычкыруы мөһим. Аның тавышы көчле икән, ул психик халәтне, кәефне боза. Шуңа да будильникка көй сайлаганда игътибарлы булыгыз.

Читайте нас: