Тәүдә ул “Станоклар төзү” фәнни-җитештерү берләшмәсен карады. Югары технологияле җиһазлар җитештерү буенча илнең алдынгы предприятиеләренең берсен техник яктан коралландыру барышы белән танышты.
Акционерлар һәм вертикаль интеграцияләнгән структуралар арасында килеп туган ризасызлык нәтиҗәсендә 25 марттан завод эшчәнлеге туктатылган. Моннан тыш, предприятиенең хезмәт хакы буенча бурычлары булып, алар май аенда каплатылган. Төбәк җитәкчесе кыска вакыт эчендә мәсьәләләрне хәл итәргә һәм предприятие эшен тергезергә кушты.
“Станоклар төзү” берләшмәсенең башкарма директоры Александр Стерхов сүзләренә караганда, бүген заводта 800гә якын кеше эшли. Җитештерү күләме елына 1 миллиард сум товар продукциясе тәшкил итә.
Радий Хәбиров предприятиенең җитештерү мәйданчыкларын карады, эш шартлары һәм хезмәт хакы белән кызыксынды. Ул предприятиенең перспективаларын югары бәяләде һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга игътибар итәргә кушты.
Курчатов урамындагы күпфатирлы йортлар ихатасында Радий Хәбиров “Башкортстан ихаталары” программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты.
Төбәк җитәкчесе белән фикер алышканда урындагы халык территорияне төзекләндерү буенча теләк-тәкъдимнәрен әйтте. Стәрлетамакта быел барлыгы 40 күпфатирлы йортның 18 ихатасы төзекләндереләчәк. Бу максатларга 130 миллион сумга якын акча бүленгән.
2005 елда Бөек Җиңүнең 60 еллыгына ачылган Советлар Союзы маршалы Г. К. Жуков исемендәге сквер – парк зоналарын яңартуның яхшы үрнәге булып тора. Монда Стәрлетамакта туып-үскән һәм сугышта һәлак булган һәм Советлар Союзы Геройлары исемен алган стәрлетамаклыларның бюстлары урнашкан “Стена” монументы куелган. Радий Хәбиров быел шәһәр паркларының кайсылары төзекләндереләчәге белән кызыксынды.
Шәһәрнең Көнбатыш торак районының 4А микрорайонында төзелүче 2нче йорт дольщиклары белән Радий Хәбиров объект төзелешен тәмамлау һәм аларның хокукларын тергезү перспективалары турында фикер алышты.
Агымдагы елда Стәрлетамакта күпфатирлы 83 йортның 355 подъездын ремонтлау өчен 137 миллион сум тотынылачак. Программаны гамәлгә ашыру барышы белән Радий Хәбиров Артем урамындагы 21А күпфатирлы йортның подъездларын карап чыгып танышты.
Арытаба Радий Хәбиров 1 июльдә эшли башлаган сөт фабрика-кухнясында булды. Ул Уфадан соң республикада махсуслашкан балалар туклануы учреждениесенең икенчесе. Хәзер аның продукциясе белән Стәрлетамак, Мәләвез, Ишембай районнарында, шулай ук Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә яшәүче балалар тәэмин ителә. Моның өчен муниципалитетларда продукция бирүнең җиде урыны оештырылган. Моннан тыш, продукция белән Күмертау шәһәре һәм Авыргазы районын тәэмин итү мәсьәләсе карала.
Эш сәфәре барышында Радий Хәбиров икмәк һәм икмәк – күмәч пешерү буенча республиканың күптәнге предприятиеләренең берсе – быел үзенең 110 еллыгын бәйрәм итәчәк Стәрлетамак икмәк комбинатында булды. Радий Хәбиров комбинат җитәкчелеге белән җитештерүне арытаба үстерү перспективалары һәм кирәкле ярдәм юнәлешләре турында фикер алышты.
Шәһәрнең тарихи өлешендә Радий Хәбиров Стәрлетамакның җәмәгать территорияләре арасында халык күпләп йөрү буенча беренче урында торган “Иске шәһәр” ял итү зонасын карады.