Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Елмаюны матур итә

Гөлнара Сәгыйтова биш елга якын теш протезларының һәр детален ювелир кебек эшкәртә.

Күзләрне камаштырырлык елмаю - ул, кагыйдә буларак, сәламәт тешләре, әмма аларны табигать бик аз кешегә бүләк иткән. Иртәме, соңмы без барыбыз да теш авырулары белән бәйле проблемалар белән очрашабыз. Әмма хәзер медицина шулкадәр алга киткән, бозылган тешләрне дә дәваларга, елмаюны матур итәргә мөмкин. Моннан тыш, тешләрне дәвалаучы стоматологлардан башка, хәтта тешләрең булмаса да, матур елмаю бүләк итәргә булышучы белгечләр бар. Алар теш техниклары. Нәкъ менә алар төрле теш протезларын кулдан яки махсус җиһаз ярдәмендә турыдан-туры әзерләү һәм ремонтлау белән шөгыльләнә.
Район үзәк хастаханәсенең стоматология бүлегендә инде берничә ел төрле теш протезлары ясау һәм ремонтлау белән Гөлнара Рәшит кызы Сәгыйтова шөгыльләнә. Бу сөйкемле һәм нәзакәтле кызның зур эш тәҗрибәсе бар һәм төрле авырлыкта ясалган протезларның саны күп.
Гөлнара Рәшидовна тумышы белән Демскийдан. Кечкенәдән кызыксынучан һәм тырыш кыз була, төгәл фәннәрне өйрәнә. Өлкән сыйныфларда аңа нинди һөнәр сайларга кирәклеген, мөгаен, белгәндер инде.
- Минем медицинага мәхәббәтем балачактан ук. Авыл фельдшеры булып эшләгән карт әнием безне, оныкларын, укол ясарга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтүен хәтерлим. Нәкъ менә шул вакытта табиб булачакмын, дип карар иттем, - дип искә ала Гөлнара. - Өлкән сыйныфларда, «Киләчәктә кем булырга телим?», дигән сочинениеләрдә стоматолог булырга телим, дип яза идем.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, кыз Стәрлетамак медицина колледжына укырга керә. Гөлнара башка беркая да документлар тапшырмаган, укырга керәчәгенә һәм үз хыялындагы һөнәрен үзләштерәчәгенә ышанган. Тик каршылыклар барыбер килеп чыккан, нәкъ менә шул елда теш табибларына укучылар җыймаганнар һәм аңа теш техникасы белгечлеге тәкъдим иткәннәр.
- Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта бу һөнәрнең нәрсә икәнен, белгечлекнең төп үзенчәлекләре нәрсәдә һәм бу өлкәдә белгечләр нәрсә белән шөгыльләнә икәнен аңламадым. Тик тәвәккәлләргә булдым, әти-әниләр дә хуплады. Барыбер бер юнәлеш - стоматология, - дип елмая Гөлнара Рәшит кызы. - Колледж студенты буларак, юнәлешнең бер булуын, әмма белгечлекнең бөтенләй икенче булуын аңладым. Теш технигы - техник һөнәр. Минем һөнәремнең төп үзенчәлекләре - чүкү җиһазлары, коронкаларны штамплау аппаратлары, лобзиклар, чүкечләр һәм протезлар ясала торган лаборатория.
Колледжда укуларын уңышлы тәмамлап, кыз үзенең һөнәри юлын Стәрлетамак шәһәренең «Инновация» лабораториясендә башлый. Бу - бөтен шәһәр һәм якын-тирә районнардан эшләр килә торган иң зур лаборатория. Анда Гөлнара Германиядә белем алган белгечләр һәм техниклар белән таныша. Алар аның остазлары була да инде, алардан заманча югары технологияле конструкцияләр, металлокерамик коронкалар һәм бюгель протезлары ясау буенча бәяләп бетергесез тәҗрибә ала.
2016 елда Гөлнара Рәшит кызы туган ягына кайта һәм Бишбүләк район больницасы стоматологиясенә эшкә урнаша. Гөлнара биш ел инде теш протезларының һәр детален ювелир кебек эшкәртә. Биредә ул тәҗрибәле белгечләр - стоматолог-ортопед Флүр Дәүләтшин һәм теш технигы Илдар Габдрахманов белән тыгыз элемтәдә эшли.
Стоматология бик динамик үсә. Дәвалау алымнары үзгәрә, яңа материаллар һәм инструментлар барлыкка килә. Бу яңа белемнәр таләп итә. Гөлнара Рәшит кызы даими рәвештә квалификация күтәрү курслары уза.
— Хәзер металлокерамик протезлар ясыйбыз, якын киләчәктә яңа төрләрне эшләтеп җибәрергә, бюгель конструкцияләре техникасын үзләштерергә һәм гамәлгә кертергә планлаштырабыз, - ди Гөлнара.
Гөлнара Рәшит кызының вазифасына бик күп техник эшләр керә, әмма ул аларны җиңел үти, чөнки аның янәшәсендә ярдәм итүче яраткан кызы Элина, якын кешеләре, Бишбүләк район больницасының стоматология коллективы.
Айгөл Гәрәева.
Автор фотосы.
Читайте нас: