Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
9 февраль 2021, 15:10

Эдельвейслар чәчәк аткан чакта

15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне.

Аеттан сугышчы-интернационалист Рәшит Сәлимов ел ярым чит илдә хезмәт иткән.
1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләре Әфганстаннан мәңгегә китә. Бу тау илендә 1979-1989 елларда 100300 солдат һәм офицер хезмәт иткән. Сугыш елларында бу илдә кеше югалтулары - 13310 кеше үлгән, 35479 кеше яраланган, 311 кеше хәбәрсез югалган. Бишбүләк районыннан сугышта 114 кеше катнашкан, шуларның өчесе һәлак булган. Бүген район торак пунктларында Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 54 ветеран яши.
- Армиягә кадәр Октябрьский шәһәрендә нефть техникумында бораулау эшләре ярдәмчесе булып укыдым, - дип искә ала үзенең 2021 елның 25 февралендә алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Рәшит Мөхтәсимович. - Бөек Җиңүнең юбилей датасы алдыннан 1980 елның 8 маенда мине Совет Армиясенә чакырдылар. Икенче көнне иртән республика җыелма пунктыннан «Уфа-Ашхабад» хәрби эшелонында 42 кешене Төркмән ССРына җибәрделәр. Без барыбыз да хәрби пехота машинасы командирларын әзерләү буенча сержант мәктәбенә эләктек. Биредә хәрби ант кабул иттек һәм ярты ел дәвамында хәрби фән һәм техника нигезләрен алдык. Әфганстанда сугыш инде икенче ел бара иде. Һәм безне тиздән шунда җибәрәчәкләрен барыбыз да белә идек.
Ноябрьдә кече сержант званиесендә курслардан соң, Асадабат шәһәренә эләктем. Бу аерым пехота батальоны иде. Тик безнең полкта янәшәбездә штурмчылар да, десантчылар да булды. Беренче ай дәвамында миңа алар белән бергә уртак гомуми хәрби операцияләрдә катнашып, тау һәм сопкаларда йөрергә туры килде. Җирле әһәмияттәге сугышлар булды, һәм зур булмаган атышуларда катнаштым. Ә мин БМП командиры дип саналдым. Бераз үкенечле булды. Тик соңыннан безнең батальонны яңа техника һәм корал белән комплектладылар. Миңа хәрби техниканы һәм солдат взводын тапшырдылар, анда машина йөртүчедән һәм атучыдан тыш, пулеметчиклар да, гранатометриклар да, автоматчылар отделениесе дә бар иде. Безне Варкандай шәһәренә җибәрделәр. Бу Пакистан белән күршедә иде. Анда корал, сугыш кирәк-яраклары ташый торган һәм наркотрафик булган дошман кәрваннар уза торган тау чокыры бар иде. Без тәүлек буе хәрби дежур тодык. Шулай көн артыннан көн армия хезмәте дәвам итте. Нәкъ менә шушы тауларда мин тормышымда беренче тапкыр кабатланмас таңнар һәм кояш баюларын, шулай ук эдельвейс тау чәчәкләрен күрдем. Матурлык - әйтеп бетергесез!
Алтмыш яшьлек ветеранның сөйләвенчә, бер үк көнне — 8 майда армиягә алынып, ике ел аерма белән шул ук көнне, һәм хәзер инде иңнәрендә сержант погоннары белән әйләнеп кайта. Барыннан да бигрәк, солдат әнисе улы кайтуга сөенде, әлбәттә. Быел Рәүфә Сәлимовага 90 яшь тула. Ул Рәшит гаиләсе белән яши.
- Армиядән соң белгечлегем буенча нефтьчеләрдә эшләдем, әмма Әфганстанда күргәннәреннән һәм кичкәннәреннән соң миңа әле бераз дөнья күрәсе килде, - дип сөйли Рәшит Мөхтәсимович. - Красноярск краена приискка алтын юарга бардым. Гади эшче булып башладым. Аннары Магаданда чит ил техникасы белән идарә итү уку үзәгендә укып, 66 тонналы Япон «Каматцу» тракторында алтын табуда ярдәм итә башладым.
1987 елда туган авылына ялга кайта һәм яңа йорт төзергә карар кыла. Тукай кызы София белән таныша. Дүрт елга якын дуслык дәвам итә. 1991 елның 1 маенда өйләнешщлщр. София Васил кызы белән утыз ел бергә гомер иткәндә, кызлары Ләйсән һәм уллары Рәлифне үстерәләр. Оныклары Илнас үсеп килә. Балык тоту белән мавыга, хуҗалыкта ел саен ике үгез тотарга тырыша.
Владимир СМОЛОВ.
Фото Рәшит Сәлимовның шәхси архивыннан.
Читайте нас: