Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
22 гыйнвар 2021, 14:40

Өлкән яшь киртә түгел

Ает авылыннан Сәвия Габдулла кызы Кәримова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Өлкән яшьтәге, тормышта зур кыенлыкларны күргән һәм кичергән, әмма элеккеге мөлаемлылыгын, рух ныклыгын, оптимизмын һәм яхшы хәтерен саклап калган өлкән буын кешеләре белән аралашу күңелле. Алар өчен, әлбәттә инде, яшь - бөтенләй киртә түгел әле.
- Мин 1931 елның 19 январендә Ает авыл Советының Чакмагыш авылында артельщиклар, аннары колхозчылар булган гаиләдә туганмын, анда биш бала арасында өченчесе булдым, - дип искә ала авыр балачагын Сәвия Габдулла кызы. - Әти безнең авылда алдынгы механизатор һәм бердәнбер тракторчы иде. Мин аны бик сирәк күрә идем дияргә була: кышын Ает МТМында трактор һәм комбайннар ремонтлады, язын-җәен басуда эшләде һәм өйгә караңгы төшеп узгач кына кайта иде. Әниемнең исеме Хөсникамал иде. Миңа 11, кече энемә дүрт, ә иң кече сеңлебезгә нибары бер яшьтә ике ай булганда, ул вафат булды. Өлкән апабыз эшли иде инде, ә икенчесе укый иде. Шуңа күрә дүрт сыйныфтан соң мәктәпне ташларга һәм хуҗабикә һәм нәниләргә кечкенә әни булырга туры килде. 14 яшем тулгач, әти кабат өйләнде, мин фермага эшкә сарык көтәргә, аларны карарга чыктым.
Өлкән яшьтәге ханым хәтерендә сугыш елларының авыр чорларын яңарта. Колхозда нигездә хатын-кызлар һәм балалар эшли, ә ир-атлар барысы да фронтка китә. Ул чакта, беркайчан да булмаганча, бүреләр күп була, алар еш кына сарык көтүенә һәм йорт хайваннарына һөҗүм итә. Шундый бер вакыйга була, бер усал бүре көтүче кызга игътибар итмичә, курыккан сарык өеренә ташлана һәм бер зур сарыкның муеныннан эләктерә. Ул аны урман ягына сөйри башлый. Тик яшүсмер кыз югалып калмый, дүрт аяклы каракны куып тота һәм сарыкны арткы аякларыннан эләктереп ала. Бүре үз табышын җибәрми,ә кыз - сарыкны. Аның кычкыруын сыер көтүчеләр ишетеп, сарыкны ерткычтан коткаралар. Бу вакыйганы авылда Сәвиянең батырлыгына сокланып, озак искә алганнар.
- Ике ел рәттән кышын дус кызларым белән вербовка буенча урман кисү һәм әзерләүдә эшләдек, Свердловск өлкәсендә 25 метрлы наратларны кул пычкысы белән кистек, — дип дәвам итә юбиляр. - Соңгы тапкыр кайтканда, икенче көнне яраткан әтием авырып вафат булды. Мин кайгымнан еладым, әмма алга таба яшәргә кирәк иде. 22 яшемдә бик яхшы, игелекле һәм хезмәт сөючән Ает егете Гаязга кияүгә чыктым. Ул вакытта колхозда тимерче булып эшли иде. Мин Ает сөт-товар фермасында эшли башладым, кырчы да булдым. Кышын бозау карадым, җәй көне печән чаптым һәм чүп үләне утадым. Балалар үстердем, йорт хуҗалыгында эшләдем. Без ирем белән биш бала тәрбияләп үстердек, белем бирдек. Кызганычка каршы, Гаяз 2009 елда вафат булды. Ике улыбыз һәм өч кызыбызның үз гаиләләре. Мин тугыз онык һәм тугыз турунымның карт әнисе.
Өлкән буынның барлык кешеләре дә үткәндәге ядкарьләргә һәм гаилә архивына аеруча сак карыйлар. Сәвия Габдулла кызы шифоньердан документлар, фотолар, мактау грамоталары һәм медальләр белән зур папка ала. Алар арасында биш бала тәрбияләп, аларга белем биргән тәрбияче-остаз дипломы аеруча әһәмиятлесе, ә лаеклы алты медаль арасында Ана даны, Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне медальләре бар. Ул күптән түгел Ает авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре юбилее хөрмәтенә тапшырылган бүләкне күрсәтте. Туган көне уңаеннан тыйнак гаилә тантаналарында яраткан әни, карт әни туганнарына һәм якыннарына киләсе юбилейга кадәр яшәргә вәгъдә бирде.
Владимир СМОЛОВ.
Автор фотосы.
Читайте нас: