Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
14 гыйнвар 2021, 13:00

Җиңүне тылда якынайткан

Халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүендә тылның да өлеше бәяләп бетергесез. Хатын-кызлар, картлар, яшүсмерләр һәм балалар фронтка киткән ирләрен, әтиләрен, улларын, абыйларын алмаштырып, көтеп алынган җиңүне якынайту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгәннәр. Кунаккол авылыннан Минеямал Сәлах кызы Газизуллина да бу изге эштә үзенең тырыш хезмәте белән өлеш кертүчеләрнең берсе.

Минеямал Сәлах кызы гади крестьян гаиләсендә туа, анда биш бала – бер ул һәм дүрт кыз үсә. Ул дүртенчесе була. Әниләре Мәдинә апа иртә вафат була, балаларын да үги ана тәрбияли. Ул елларны искә алып, ул авыл халкының ничек сугыш кичергәне, таңнан таңга кадәр сугыш чоры балаларының ничек эшләгәне турында сөйли:
- Безнең балачак кырыс шартларда үтте. Сугыш күп кайгы алып килде. Фронт өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләдек, бәрәңге киптердек. Балалар Җиңү көнен якынайту өчен ничек эшләгәнебезне белсеннәр. Ә иң мөһиме — балаларыбыз беркайчан да кичерергә туры килгәнне күрмәсен иде, - ди ул тыныч кына, күз яшьләрен сөртеп.
Җиңү турындагы хәбәрне күз яшьләре белән каршы алдылар. Бу югалту күз яшьләре дә, авырлыклар һәм мохтаҗлыкның артта калуына шатлык күз яшьләре дә була. Сугыштан соң тормыш акрынлап җайга салына башлый. Әмма ачлык еллары һәм нужа дәвам итә әле. Каен тузыннан сагыз кайнатканнар, имән агачыннан күмер төшергәннәр, аларны Аксен станциясенә алып барып сатканнар. Кергән акчага тоз, он алганнар. Юл якын түгел, иске чабаталар тиз туза, аяклар даими канап торган.
17 яшендә Минеямал Сәлах кызын дус кызы белән бергә урман әзерләүгә Пермь өлкәсенең Молотов поселогына җибәрәләр. Эш вакыты тәмамланганнан соң туган авылына кайта, фермада сыер савучы булып эшли башлый. Биредә ул 2002 елда вафат булганга кадәр бәхетле гомер кичергән, өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән Рифкать Габидулла улын очрата. Бөтен хезмәт юлы бер хуҗалыкта уза. Еллар узып, исемнәре, милек формасы, җитәкчеләр алышынып торса да, яраткан эшләренә тугры калган, үз Ватаннары хакына намус белән эшләгән кешеләр калган. Нинди энтузиазм белән эшләгәннәр! Бер гаилә булып кызыклы, тату һәм күңелле яшәгәннр.
- Үзебез авыр, катлаулы тормыш юлы үттек, шуңа күрә балаларга лаеклы белем бирергә тырыштык. Өлкән улыбыз Зәрәгать электровоз шоферына укып чыкты, икенчесе Фаршат агроном булды, лаеклы ялга чыккач та эшләп й1өри. Кечесе Флүр Әфганстанда хәрби бурычын үтәп, урман хуҗалыгы тармагында эшләде. Ә кызым Минзәрәне мин һәрчак ак медицина халатында күрергә хыялландым. Ул минем өметемне аклады — менә инде күп еллар Бишбүләк үзәк район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Мин тормышымнан бик канәгать. Мин бәхетле карт әни . Искиткеч балаларым, тугыз оныгым һәм җиде оныкчыгым бар. Мин аларның уңышларына сөенәм. Минем өчен бу иң мөһиме, — ди быел июнь аенда 93 яшен тутыручы тыл ветераны .
Фидакарь хезмәте өчен күп кенә медальләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бар. Хәзерге вакытта Кунаккол авылында гомер кичерүче Минеямал Сәлах кызы Газизуллина улы Флүр һәм килене Ләлә белән бергә дус, тату гомер итә.
Бу буын кешеләре өлешенә сугыш чоры балачагында бик күп сынаулар үтәргә туры килгән, һәм алар, шул куркыныч чордагы күп кенә кызлар һәм малайлар кебек үк, түзә һәм исән кала алганнар. Минеямал Сәлах кызы дөрес яшәдем, дип саный һәм токымнарына мондый афәтне күрмәүләрен, тыныч күк йөзе тели.
Илшат ХӘЙРЕТДИНОВ.
Фото гаилә архивыннан.
Фотода Кыңгыр-Мәнәвез авылында яшәүче сеңлесе Миневафа Сәлах кызы Хисаметдинова (сулда) белән.
Читайте нас: