Якты юлдан
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Республика
6 июль 2021, 14:25

Торатау шиханы түбәсенә эко баскыч салыначак

6 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә Торатау шиханы буенча туристлык маршрутын төзекләндерү планнары һәм тауда агымдагы эшләр турында хәбәр итте.

Торатау шиханы түбәсенә эко баскыч салыначак
Торатау шиханы түбәсенә эко баскыч салыначак
Торатау шиханы түбәсенә эко баскыч салыначак
Торатау шиханы түбәсенә эко баскыч салыначак

Хәзерге вакытта Торатауда археологлар эшли, тарихи-мәдәни экспертиза үткәрелә. Бу эштә Россия Фәннәр академиясе белгечләре дә катнаша. Исегезгә төшерәбез, шихан шул исемдәге геопарк территориясенә кертелгән, аның сакланышы федераль дәрәҗәдә контрольдә тотыла. Узган декабрь аенда республика хакимияте «Торатау» ны үстерүгә ярты миллиард сум акча бүлеп бирәчәген һәм шихан буенча баскычлы ике экологик сукмак салачагын игълан итте.

"Без үзебезнең Торатау тавы биеклегендә экологик баскыч төзергә планлаштырабыз, - дип ачыклык кертте Хәбиров. — Торатауның көнчыгыш һәм төньяк ягыннан, озынлыгы 1000 метр тирәсе экологик сукмак салырга планлаштырабыз. Юлда эскәмияле күзәтү мәйданчыклары булачак".

 "Без баскычны куйгач, тауда барлык йөрүләрне дә ябачакбыз. Чөнки бу — федераль, саклана торган һәйкәл, - диде республика башлыгы. — Без анда уникаль туристлык объектлары булдырачакбыз».

https://ufa.aif.ru/society/nature/ekolestnicu_po_shihanu_toratau_prolozhat_do_samoy_vershiny

 

Читайте нас: