100 ел элек — 1919 елның 20 мартында Башкорт Хөкүмәте белән Русия Эшче-крестьян Хөкүмәте арасында Башкорт Совет Автономиясен төзү турында килешүгә кул куела. Бу — күпмилләтле Русия өчен тарихи вакыйга, анда гомер итүче милләт халкы беренче тапкыр автономиягә ия булды.
1917 елның ноябрендә үк кече Башкортстан территориясендә Башкорт өлкә шурасы игълан ителә. 1917 елның декабрендә III Бөтенбашкорт корылтае игълан ителгән автономияне раслый һәм хөкүмәт төзи. Республика карамагына җәмәгать иминлеген тәэмин итү, салымнар җыю һәм тоту, суд, Кораллы Көчләр, халык мәгарифе, капитал, җир, җир асты байлыклары белән эш итү кертелә. 1
918 елда Башкортстан Гражданнар сугышы үзәгендә була. Башкорт хөкүмәте Ак хәрәкәт җитәкчелеге белән вакытлы килешү мөнәсәбәтләренә керә, шул ук вакытта совет Русиясе белән элемтәләр урнаштыру өчен мөмкинлекләр дә табыла. 1918 елның ноябрендә Совет власте белән килешүнең төп шартлары формалаштырыла: Башкорт автономиясен тану, Башкортстанның үзләренә Эчке идарә урнаштыру хокукы бирү, даими гаскәрләрне формалаштыруда ярдәм күрсәтү, большевикларга карата репрессияләрне булдырмау.