Якты юлдан
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
22 июль 2021, 11:10

11 бала үлгән

Коточкыч саннар...

11 бала үлгән
11 бала үлгән
11 бала үлгән
11 бала үлгән

Ел башыннан алып республикада 11 бала һәлак булган, – дип хәбәр итә “Спутник FM”  радиосы.

Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч күпкә артыграк. Өлкәннәрнең күбесе ата-аналар юл йөрү кагыйдәләрен аңлатмаганга,  балалар тәгәрмәч астына эләгә, дигән фикердә.  Әмма статистика  моны кире кага.

Бу хәлгә карата Мәгариф министрлыгының тәрбия бүлеге белгече Лира Хәбибуллина комментарий бирде:

– Моңа кадәр статистика балаларның  юл йөрү кагыйдәләрен бозып, үз гаепләре белән үлүләрен раслый иде. 2019 елда – 4 бала, 2020 елда да 4 бала юлда һәлак булган.  Аларның барысы да өлкәннәр карарлары корбаны булган, чөнки  намуссыз  водительләр я руль артына исерек килеш утырган, я идарә итүне югалткан. Элекке дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов та еш кына өлкәннәр юл йөрү кагыйдәләрен боза, дигән фикердә.

“Октябрь проспектында, мәсәлән, я башка берәр урында балаларын җитәкләгән ата-аналар юл аша рөхсәт ителмәгән урында чыга. Аннары инде нишләп бала-чага шулай итә дип аптырыйбыз. Яисә машинага “болай гына”  балалар кәнәфие алабыз. Бала артка утыра, әлбәттә, болар ЮХДДИ инспекторы өчен генә. Ә бит креслоны тиешенчә эләктереп куярга кирәк, машина кинәтк туктаганда, бала чыгып очмасын аны  һичшиксез беркетергә кирәк. Кыскасы, әгәр без үзебез юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк, нәни корбаннар саны күпкә азрак булыр иде”.

Балалар катнашлыгындагы аварияләр санын киметер өчен, аларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп тору гына аз. Иң мөһиме – өлкәннәр үзләре бу кагыйдәләрне үтәргә бурычлы. Бар тик шунда гына нарасыйларыбыз без, өлкәннәр, ваемсызлыгы корбаны булудан туктарлар.

Чыганак һәм фото: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас: