Якты юлдан
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
15 июль 2021, 10:00

Ничек финанс пирамидасы корбаны булмаска? (Үзәк банк белгече КИҢӘШЕ)

Россия Үзәк банкы белгече финанс пирамидасы тозагына эләкмәс өчен киңәшләр белән уртаклашты.

Ничек финанс пирамидасы корбаны булмаска? (Үзәк банк белгече КИҢӘШЕ)
Ничек финанс пирамидасы корбаны булмаска? (Үзәк банк белгече КИҢӘШЕ)

Аның сүзләренә караганда, хәзерге заман пирамидалары 90 нчы еллардагы МММнага охшамаган. Хәзерге вакытта “акча өләшүчеләр” зур табыш вәгъдә итеп “һава” сата.

– Җинаятьчеләр хәзерге вакытта текә саналган темалардан файдалана. Мәсәлән, криптовалюта. Җинаятьчеләр криптовалюта дип, “һава” сата. Бу бернәрсә дә аңлатмый торган, аңлаешсыз сайтлардагы саннар. Кешеләр шуның өчен чын акчасын бирә, - ди белгеч.

Ул финанс пирамидаларының төп үзлекләрен дә санап үтте. Болар:


– зур табыш вәгъдә итү;

– интернет һәм мәгълүмат чараларындагы актив реклама;

– табыш алу схемасы аңлаешсыз;

– “челтәрле маркетинг” тибында төзелгән бизнес;

– инвестицияләрнең расланмавы;

– сайтларда элемтә өчен контактларның булмавы.

Белгеч әйтүенчә, төп билгеләрнең берсе – Россия банкы лицензиясенең булмавы. Шунсыз оешмалар кешедә шик уятырга тиеш. Компания-оешмларны тикшереп карарга мөмкин. Моның өчен, белгеч әйтүенчә, алар турында Дәүләт реестрындагы мәгълүматны укырга, Федераль салым инспекциясендәге мәгълүмат белән танышырга кирәк.

Чыганак һәм фото: https://vatantat.ru/2021/07/58650/

 

Ничек финанс пирамидасы корбаны булмаска? (Үзәк банк белгече КИҢӘШЕ)
Ничек финанс пирамидасы корбаны булмаска? (Үзәк банк белгече КИҢӘШЕ)
Автор:
Читайте нас: