Якты юлдан
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
2 июль 2021, 09:19

"3-4 айдан хәл тотрыкланыр, дип уйлыйм"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Сәламәтлек сәгате” форматында чираттагы киңәшмә уздырды. Көн тәртибендә - вакциналаштыру барышы һәм беренче яртыеллыкта "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре.

"3-4 айдан хәл тотрыкланыр, дип уйлыйм"
"3-4 айдан хәл тотрыкланыр, дип уйлыйм"
"3-4 айдан хәл тотрыкланыр, дип уйлыйм"
"3-4 айдан хәл тотрыкланыр, дип уйлыйм"

- Ил буенча авыручылар һәм үлем очраклары арта. Безнең республикада да үсеш бар, - диде Радий Хәбиров. - Шуны исәпкә алып, без йогышлы авырулар госпитальләрендә койкалар фондын арттырабыз. Хәлне без контрольдә тотабыз һәм теләсә нинди вакыйгага әзер. Әмма сәламәтлек саклау системасына артык йөкләнешне булдырмас өчен вакциналау белән актив шөгыльләнергә кирәк. Башкортстанга гомумән алганда, 600 мең доза вакцина китерелде. Халык безнең чакыруны ишетте - көн саен 20 меңнән артык кеше прививка ясата. Мондый темплар безгә өч-дүрт ай эчендә төбәктә коллектив иммунитет формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк, - диде ул.

Киңәшмәдә “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруның беренчел нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләп үткәнчә, әлеге проект кысаларында чараларны финанслауга быел республика федераль бюджеттан 2 миллиард сум алачак, тагын 920 миллион сум төбәк бюджетына салынды. Соңгы ике елда Башкортстанда 139 фельдшер-акушерлык пункты һәм дүрт авыл табиблык амбулаториясе ачылды.

2021 елда пациентларны тагын 73 модульле ФАП кабул итә башлаячак. Сигез төбәк кан тамырлары үзәге һәм биш амбулатор онкология ярдәме үзәге матди-техник базасын сизелерлек яңарттылар. Алар 40 берәмлектән артык югары технологияле медицина җиһазлары: ангиографлар, компьютер томографлары, МРТ аппаратлары һәм башкаларны алды.

https://kiziltan.ru/articles/budni/3-4-aydan-h-l-totriklanir-dip-uyliym-846005/

 

Читайте нас: