Төбәкнең Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, быелның 11 мартыннан башлап, талпан кадалу очраклары буенча халыкның медицина оешмаларына мөрәҗәгатьләрен тикшерәләр. Шулай ук профилактик һәм эпидемиягә каршы чаралар уздырыла. Бу чаралар талпаннар аркылы күчә торган инфекцияләрне кисәтү максатыннан эшләнә.