Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
30 апрель 2019, 14:14

Санлы икътисад - уңайлы, тиз, сыйфатлы

Көннән-көн тормышыбызга ныграк керә баручы һәм ешрак кулланылучы “санлы икътисад” төшенчәсе аның сыйфатына да турыдан-туры тәэсир итә.

“Санлы икътисад” төшенчәсен 1995 елда беренче тапкыр Америка галиме Николас Негропонте куллана. Ул анда хезмәткәрләренә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр нигезендә үсешкән яңа икътисадның уңышлы якларын күрсәткән.


Терминнарга артык басым ясамыйча, санлы икътисад төшенчәсен болай аңлатырга була: санлы икътисад — онлайн-хезмәт күрсәтү, электрон түләүләр башкару, интернет-сәүдә итү һәм башка компьютер технологияләренә нигезләнгән эшчәнлек ул. Шулай ук моңа интернет-реклама, интернет-уеннар, интернет-банкинг юнәлешләре дә керә.


Санлы икътисадның уңай һәм кире якларын да билгели белгечләр. Атап әйткәндә, кулланучы үзенә кирәкле ярдәмне заманача технологияләр кулланып, тиз арада ала. Шул ук вакытта, кулланучылар Интернет-кибетләрдән әйбер сатып алу берничә тапкыр очсызрак булуын әйтә. Яңа эш урыннары булдыру, хезмәт җитештерүченлегенең үсүе, компанияләрнең үзара көндәшлек итә алуы күтәрелүе, социаль тигезлеккә якынаю да санлы икътисадның уңай якларына керә.


Санлы икътисадның берничә кире ягы да бар. Атап әйткәндә, кеше турындагы шәхси мәгълүмат башка кешеләргә эләгергә мөмкин, чөнки санлы технология турындагы белем артканнан-арта. Бу җәһәттән "айтишник"ларның белеме камилләшүе, аларның заманча технологияләрдә көннән-көн ныграк якынаю моңа сәбәпче.


#нацпроекты #ВладимирПутин

Читайте нас: