Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
11 апрель 2019, 11:54

ТӘВӘКӘЛЛЕК интеллектуаль уен

Балалар иҗат үзәгендә ТӘВӘКӘЛЛЕК: акыл, интуиция, тизлек, «Сәхнә артында» дигән интеллектуаль уен узды.

Уенның төп максаты: ял итү формасында яшьләр арасында Русия тарихын өйрәнүне популярлаштыру.

Уенда Бишбүләк 1 hәм 2 санлы, Елбулактамак, Кыңгыр-Мәнәвез, Каменка авыллары урта мәктәпләре командалары катнашты. Уен алтышар сорау булган өч блоктан торды:

1 блок «Ышанмаслык, әмма факт» (театраль традицияләр, гадәти булмаган туры килүләр hәм фактлар турында сорауларга җавап табарга);

2 блок «Театр йөзләрдә» (театр актерларының фактлары hәм тарихлары);

3 блок «Легендар куелышлар» (театр әсәрләре).

Һәр блок башланыр алдыннан командаларга җавап бланклары таратылды. Һәр блоктан соң волонтерлар җаваплар белән бланкларны җыеп алды, шуннан соң дөрес җаваплар яңгырады. «Театр йөзләрдә» блогыннан соң катнашучыларга «Иң тәвәккәл фото» конкурсында катнашырга hәм ВКонтакте яки Инстаграммә социаль челтәрләрендә билгеле бер хештеглар белән куярга тәкъдим иттелeр: #волонтерыпобеды #идунариск #бижбулякскийрайон

Уен вакытында теләсә нинди электрон җайланмалардан файдалану тыелды.

«Легендар куелышлар» блогыннан соң уенда катнашучылар бутафория белән оригиналь hәм үзенчәлекле фотографияләр ясады.

Интеллектуаль уен нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне билгеләде: беренче урынны Бишбүләк авылының 1 санлы урта мәктәбе командасы яулады, икенче урынны — Бишбүләк авылының 2 санлы урта мәктәбе командасы, өченче урынны Кыңгыр-Мәнәвез авылы урта мәктәбе командасы алды.

«Иң тәвәккәл фото» конкурсында Бишбүләк авылының 1санлы урта мәктәбе командасы җиңде. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.

Галина КУДРЯШОВА,

җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгеч.

Автор фотосы.
Читайте нас: