Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
9 апрель 2019, 14:44

Хәбәр килгән егеткә, армиягә китәргә

Хәрби хезмәткә җыенган егетләргә истә тотарга кирәкле 10 КИҢӘШ

Быел Россия Кораллы көчләр Генштабы күрсәтмәсе буенча, армиягә алганда, югары белеме булганнарга өстенлек биргәннәр.


Соңгы елларда армиядән качып йөрүчеләр дә кимегән. Кайчандыр хәрби хезмәттә булып кайту горурлык булып саналган заманнар кире кайта сыман. Хәрби билеты булмаганнарга эшкә урнашу да, хәтта банктан кредит алуы да авыррак.


Хәзер барысы да заманча, трактор арбаларына төялешеп егетләрне озату күренеше тарихта гына калды. Булачак солдатлар бар уңайлыклары булган зур җылы автобусларда баралар. Кайсы гаскәрләргә китүләренә карап, егетләргә хәрби комиссариатта киемнәр, телефон, барлык кирәк-яраклары булган рюкзаклар бирелә. Туганнар белән телефоннан аралашып тору да хәзер солдатлар өчен гадәти күренеш. Аның каравы элеккеге гореф-гадәтләр дә тарихта калып бара. Исән-сау әйләнеп кайту өчен кулны онга ману, сөйгән кызның егетенә кулъяулык чигеп бирүе, хатлар язышу – болар хакында хәзерге яшьләрнең күбесе ишетеп кенә белә. Иң мөһиме – дөньялар имин булып, егетләребезгә ватан алдындагы бурычларын үтәп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын.


Армиягә җыенган егетләргә 10 киңәш
1. Хәрби хезмәткә китәргә чакыру килгәч, медицина тикшерүен озакка сузмыйча узарга тырыш.
2. Энә тотарга, тегәргә өйрән.
3. Спорт белән дуслаш. Турникта күтәрел, йөгер.
4. Чәчеңне кыска итеп алдыр.
5. Паспорт, диплом кебек документларыңны барлап куй.
6. Көненә өч тапкыр туклану режимына күч.
7. Өлкән солдатларга, командирларга каршы әйтмәсәң яхшырак, үзеңнең артык акыллы булуыңны расларга маташудан файда булмас.
8. Белмәгәнеңне оялмыйча сора.
9. Сәгать 22.00дә ятарга, иртәнге 6да торырга күнек.
10. Армиядән курыкма, хезмәт иткән егетләргә кызлар да башкача карый.

Читайте нас: