Якты юлдан
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
20 гыйнвар 2021, 12:15

Истәлекле очрашу булды

Бишбүләк авылы 1 санлы урта мәктәбенең актлар залында өлкән сыйныф укучылары үзләренең белем бирү учреждениесенең элеккеге чыгарылыш укучылары — югары хәрби уку йортлары курсантлары, РФ Кораллы көчләре офицеры һәм Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераны белән иҗади аралаштылар һәм фикер алыштылар.

10-11нче сыйныф укучылары өчен хәрби-патриотик эш буенча «Ватанга хезмәт итәм» дигән сыйныфтан тыш чараны тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Александр Иванович Михайлов бик кызыклы һәм бай эчтәлекле итеп оештырды. Актлар залы сәхнәсе матур итеп бизәлгән иде һәм мультимедиа экраны эшләде. Бу истәлекле очрашуга Воронеж, Санкт-Петербург, Краснодар һәм Хабаровск краеннан кече ватанында кыска вакытлы ялда булган хәрби курсантларны һәм офицерларны чакырдылар. Очрашуның хөрмәтле кунаклары Бишбүләк районы хәрби комиссары Валерий Шәрифуллин һәм Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр ве-тераны, сугышчы-интернационалист Иван Кириллов булды.

Мәктәп директоры Урал Риза улы Гатауллин түгәрәк өстәлдә катнашучыларны сәламләде һәм патриотлыкның, ватанның нәрсә һәм Ватанны саклаучыларның кем булуын кыскача аңлатты. «Офицерлар» дигән совет кинофильмының эпизоды бик уңышлы күрсәтелде, анда пулеметтан бик яхшы аткан өчен атлас шаровар белән бүләкләнгән кызыл армияче Трофимов үз дивизия командирыннан Ватанны саклау дигән һөнәр турында белә.
— Мин үзем яраткан «Офицерлар» кинофильмын күп тапкырлар карап үстем, ә аннары улым Руслан да карады, ул бүген Н.Е. Жуков һәм Ю.А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясе куранты. Аны барыгызга да карарга тәкъдим итәм. Булачак һөнәр сайлаганда егетләргә дә, кызларга да РФ Кораллы Көчләре офицерының югары дәрәҗәсе турында уйларга тәкъдим итәм. Мин, кызлар дип, ялгыш әйтмәдем. Бүген Псков өлкәсендә капитан званиесендә якташыбыз Ирина Волкова хәрби хезмәт уза. Акчалата довольствие ала, шулай ук бик яхшы хезмәте өчен премияләр дә бар, аны дәүләт тулысынча тәэмин итә, - диде үз чыгышында хәрби комиссар Валерий Шәрифуллин.

Совет гаскәрләренең Әфганстандагы чикләнгән контингенты составында үзенең 1979 елның декабреннән 1981 елның июненә кадәр армия хезмәте турында хәрби хәрәкәтләр ветераны сугышчы-интернационалист Иван Васильевич Кириллов сөйләде. Ике ел хезмәттәшләре белән бергә тауларда армия палаткаларында яшәгән, нигездә коры паек белән тукланган, бронетранспортерда хәрби колонналар озатып йөргән һәм берничә тапкыр дошман пулясы астына эләккән.
Әфганстанда солдат бурычын үтәгәндә һәлак булган геройларның исемнәре яңгырады - бу мәктәпне тәмамлаган Володя Исаев, Дүсән авылыннан Марсель Кашапов һәм Вишневка авылыннан Володя Яковлев. Бер минут тынлык игълан ителде.

Слайдлар күрсәтү белән бергә мәктәп хоры башкаруында "Алга, Русия!" җырыннан соң сүз тантана сәбәпчеләренә бирелде. Укуларының ничек узуы турында армия генералы С.М. Штеменко исемендәге Краснодар югары хәрби училищесының курсантлары Николай Петров һәм Олег Кулясов, Санкт-Петербург шәһәрендәге А.Ф. Можайский исемендәге хәрби-космик академия курсанты Дмитрий Ласточкин һәм Воронеж хәрби-космик көчләр академиясе курсанты Руслан Шәрифуллин уртаклашты. 52015 хәрби частендә 2020 елдан инженер-сапер взводының командиры вазыйфасында хезмәт итүче яшь лейтенант Илдар Джураев армия хезмәтен узу турында хәрбиләрчә төгәл һәм кыска итеп сөйләде. Барлык чыгыш ясаучылар да чын офицер булу өчен югары мораль-психологик, акыл һәм физик сыйфатлар, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм сайлаган һөнәргә тугрылык, шулай ук Ватанга мәхәббәт кирәк дигән фикердә бердәм иде. Укучылар кунакларга сораулар бирделәр, аларга тулы җаваплар бирелде. Җавап сүзендә мәктәпнең булачак чыгарылыш укучысы Евгений Васильев, һичшиксез, югары хәрби уку йортына укырга керергә һәм курсант булырга вәгъдә бирде.
Класстан тыш чараның рәсми өлеше истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Барлык теләүчеләр мәктәп музеенда булдылар, урта мәктәпнең бай тарихы белән таныштылар. Аннары курсантлар мәктәп җыелма командасы белән иптәшләрчә волейбол матчы уйнадылар. Барысын да мәктәп ашханәсенә чәй табыны артына чакырдылар, анда курсантларга истәлекле бокаллар бүләк иттеләр.

Владимир СМОЛОВ.
Автор фотолары.
Читайте нас: