Якты юлдан
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
2 декабрь 2020, 11:20

Мәктәп тормышка юл ача

Биш ел элек Елбулактамак урта мәктәбе икенче сулыш алды.

Елбулактамак авылы мәктәбенең уку корпусы бинасы 1968 елда ук төзелгән. Бу чорда ул бик нык тузган. Бинада спорт залы һәм ашханә булмаган, ул норматив таләпләргә туры килмәгән. 2015 елда Социаль-максатчан программалар фонды һәм «Транснефть» компаниясе ярдәме белән бинага капиталь ремонт ясалган.
Подрядчы оешма — «КомплексСтрой» җәмгыяте Бу чорда укучыларның дәресләре авыл Советы, балалар бакчасы биналарында һәм Качкын авылының башлангыч мәктәбендә оештырылды. Кыска гына вакыт эчендә бинаның авария өлеше сүтелеа, яңа кирпеч корпус — янкорма төзелгән, анда кирәкле җиһазлар һәм ризык әзерләү һәм кабул итү цехлары, җылы бәдрәф һәм заманча стандартларга туры килгән спорт залы урнашкан.
- Безнең мәктәп ачылуга биш ел вакыт узды инде. Зур күләмдә ремонт эшләре башкарылды. Без яңа мәктәп алдык диярлек. «Транснефть» компаниясенә һәм «КомплексСтрой» җәгыятенә, депутатлар Айдар Галимовка, Илдус Гомәровка, район хакимиятенә, укучыларыбызның ата-аналарына, мәктәпнең элеккеге укучыларына акчалата ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә балаларыбыз якты, җылы, төзекләндерелгән мәктәптә укый, - ди Елбулактамак урта мәктәбе директоры Рәфис Нигъмәтҗанов.
Мәктәп, чыннан да, үзгәргән, ул якты, иркен, функциональрәк булган. Мәктәп бинасында ашханә, зур спорт залы урнашкан. Спортзалга барлык баннерларны да мәктәпнең элеккеге укучылары бүләк иткән. Хәзер биредә ел саен Н.Б. Динмөхәммәтов призына волейбол ярышлары, «Дим буе кубогы»на хоккей турниры үткәрелә, анда район командалары җыела. Мәктәптә медицина кабинеты һәм музей бар.
Мәктәп һәрвакыт үз укучылары белән дан тоткан. Елдан-ел алар укуда яхшы уңышлары бар.
Шахматчы Энҗе Галиева бик яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Аның аеруча зур уңышлары: классик шахмат буенча БР беренчелегендә 3 урын; Артекта Халыкара шахмат көненә багышланган тиз шахмат буенча БР беренчелегендә 3 урын; шахмат буенча шәхси беренчелектә 1 урын, команда беренчелегендә 3 урын. Елбулактамак мәктәбен тәмамлагач, Финляндиягә күчеп китә.
Урындагы «СКЕТ» хоккей командасы капитаны Инзил Кинҗәбаев —«Кәрим укулары» төбәкара конкурсы җиңүчесе. Казанда «Алиш эзләреннән» конкурсы призеры. Казанда фәнни-гамәли конференциядә, Уфада «Тукай моңнары» конкурсында катнашкан. Җитәкчесе - Илфина Рәис Кызы Кинҗәбаева. Хәзер ул Уфа шәһәренең медицина колледжында укый.
Хоккей ир-ат спорт төре булуга карамастан, Розалия Нигъмәтҗанова кечкенәдән «СКЕТ» ир-атлар командасында шөгыльләнгән. Ул команда сакчысы була. Чишмәдәге кызлар арасында хоккей буенча 2, 3 урыннарны яулаган. Бераз җәрәхәтләнгәннән соң кул көрәше белән шөгыльләнә башлаган. Кыз бу спорт төрендә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Хәзер ул Уфа шәһәренең медицина колледжы студенты.
Ландыш Галиева – туган татар теле һәм әдәбияты буенча республика этапларының муниципаль олимпиадасы җиңүчесе. БР Мәгариф министрлыгының һәм БР Спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Ул волейбол командасы капитаны булган. Җыр белән шөгыльләнгән.
Ландыш һәм Розалия мәктәптә волонтер булганнар. Хәзер, башка шәһәрләрдә белем алып, алар ирекмәнлек эшчәнлекләрен дәвам итәләр.
8 сыйныф укучысы Илназ Ишмөхәммәтов 2006-2008 елларда туган балалар арасында хоккей буенча БР беренчелегенең финал уеннарында иң яхшы һөҗүмче булып тора.
Дилә Хәбирова, 7 сыйныф укучысы - район вокаль конкурсы җиңүчесе. Хәзер ул Уфага, БСТ каналында төшүгә, бишек җыры конкурсына бара.
Чикләүләр белән бәйле килеп туган хәлгә карамастан, укытучылар һәм укучылар республика һәм бөтенроссия конкурсларында актив катнашуларын дәвам итәләр. Шулай итеп, быел «Юннат-2020» бәйгесендә 8 сыйныф укучысы Әдилә Мостафина (җитәкчесе С.М. Нигъмәтҗанова) икенче урынны яулаган.
Ел саен мәктәп укучылары Илдар Гыймаев, М.Г. Каюмов исемендәге, район хакимияте һәм башкорт теле һәм әдәбияты стипендиатлары булалар.
Балалар укытучыларның профессиональлеге аркасында шундый уңышларга ирешкәннәр. Чөнки нәкъ менә алар балаларда беренчеләрдән булып потенциалны күрә һәм аларны дөрес юлга җибәрәләр. Елбулактамак урта мәктәбендә үз эшенең 15 профессионалы укыта. Алар арасында югары категорияле җиде укытучы бар. Барлык укытучылар да зур эш стажына ия.
Укучылар арасында гына түгел, укытучылар арасында да призерлар һәм җиңүчеләр бар. Маһирә Әгъзәм кызы Мөфтахова балаларны укытуда ирешкән уңышлары өчен «БР Мәгариф отличнигы» бүләгенә лаек булган. Гөлнар Фәнүз кызы Хәбирова «Ел укытучысы-2020» һөнәри конкурсында җиңүче булган.
Башлангыч сыйныф укытучылары Л.Р. Лотфыева һәм М.Ә. Төхбәтуллина төрле конкурсларда актив катнашалар. Сыйныф-комплектта икешәр сыйныф булса да, алар яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Капиталь ремонттан соң бер ел узгач, мәктәп Бөтенроссия конкурсында катнашып, «Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе» лауреаты, ә директоры Рәфис Рифгать улы Нигъмәтҗанов «Ел директоры-2016» исеменә лаек булган. Быелдан башлап «Күбәләк» балалар бакчасы Елбулактамак авылы урта мәктәбенең филиалы.
Демографик проблемаларга карамастан, мәктәп алга оптимизм белән каравын дәвам итә.
Карина ПАВЛОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: