Якты юлдан
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
19 ноябрь 2020, 16:00

«Миңа ышанучыларга рәхмәт»

Барысына да үз хезмәтең белән ирешергә кирәк, дип саный Бишбүләк кызы Аделина Хисаметдинова.

Ул 2 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныфында укый, укуда аерым уңышлары өчен Илдар Гыймаев исемендәге стипендиягә лаек булган. Аделина белән аның уңыш сере турында сөйләшәбез.
- Мондый нәтиҗәгә ирешү авырмы һәм син моның өстендә озак эшләдеңме?
- Авыр дип әйтмәс идем. Мин башка вакытларга караганда күбрәк эшләдем генә. Кече сыйныфлардан ук үземә тиз тормыш ритмы куйдым. Укытучым минем сәләтләремне күреп алып, аларны үстерә башлады, төрле конкурсларда даими катнаштым. 11 сыйныфта миңа кыенрак туры килә, чөнки БДИга даими әзерлек күңелем өчен нәрсә дә булса эшләргә мөмкинлек бирми. 10 сыйныфта укыганда төрле конкурсларда, түгәрәкләрдә, волонтерлыкта катнашырга өлгердем.
- Көндәшсез булмадымы?
- Көндәшләребез булганда, без тагын да яхшырак булырга тырышабыз. Үсә барган саен көндәшеңнең синең кебек үк кеше икәнен аңлый башлыйсың, һәм әгәр җиңү яуласа, димәк, сиңа тагын да күбрәк тырышырга кирәк.
Бәлки, кемгәдер минем барлык бүләкләрем миңа җиңел генә бирелгән, дип тоеладыр. Әмма сәхнәдә тезләремнең калтыравын, бу мизгелдә тавышымның югалуын, дулкынлануымны беркем дә күрмәде. Җиңүнең миңа җиңел генә бирелмәвен үзем генә аңладым.
- Уңышка беренче адымнарыңны ясарга кем ярдәм итте?
— Миңа ышанган, барлык башлангычларымда ярдәм иткән, үз вакытларын һәм көчләрен сарыф иткән укытучыларыма рәхмәт әйтәсем килә. Мин моны хөрмәт итәм һәм кадерлим. Беренче укытучым Әлфия Рәис кызы Нәҗмиевага рәхмәт әйтәсем килә, нәкъ менә ул минем потенциалны күреп, дөрес юнәлешкә юнәлтте. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Петровна Мордвиновага рәхмәт белдерәм, ул әдәбиятка, шигырьләргә тартылуымны күреп алды, без аның белән әдәбият темасына һәрвакыт фикер алышабыз. Тарих укытучысы Ирина Геннадиевна Игнатьевага рәхмәт, нәкъ менә аның белән безнең эшебез республика дәрәҗәсендә призлы урын алды.
- Кем сиңа ярдәм итә һәм синең өчен борчыла?
- Беренче чиратта, әлбәттә, әти-әнием, дусларым. Җиңүләрне генә түгел, җиңелүләрне дә бүлешүләре күңелгә рәхәтлек бирә , һәм шуңа карамастан, алар мине яратудан туктамый, ярдәмеңне тою рәхәт. Нәкъ менә аларның ярдәме мине алга таба җиңүләргә этәрә. Мине балачактан ук бу тормышта берни дә җиңел генә бирелми, дип өйрәттеләр. Әти-әнием гаиләдә шудый кагыйдә булдырган: барысына да үз хезмәтләрең белән ирешергә кирәк. Синең оттыруың да җиңүче рухын үтерергә түгел, ә чыныктырырга гына тиеш.
- Киләчәккә планнарыгыз белән уртаклаш әле.
- Киләчәккә планнар турында сөйләргә бик яратмыйм. Хыялланган нәрсәне сер итеп сакларга кирәк, дип ышанам.
- Үз стипендияңне нәрсәгә сарыф иттең?
- Стипендияне әле тотмадым, Яңа ел бәйрәмнәренә кичектердем, туганнарыма бүләкләр ясыйсым килә. Алар миңа бик кадерле, мин аларны бик яратам.
- Үсеп килүче буынга теләгең.
- Иң мөһиме - тормышка сөенү, чөнки күп кенә күңелле вак-төякләрне, кызганычка каршы, күрмибез. Һәм туганнарыңның исән-сау булуларына сөенергә!
Карина ПАВЛОВА әңгәмәләтше
Фото Аделина Хисаметдинованың шәхси архивыннан.
2020 елда Аделина Хисаметдинова Стәрлетамак шәһәренде «ХХІ Ломоносов укулары» Русия фәнни-практик конференциясендә катнашты һәм III дәрәҗә дипломант булды.
Ике ел рәттән ул Башкортстан Республикасы укучыларының Кече фәннәр академиясе кысаларында тикшеренү эшләре конкурсының муниципаль этабында "Уйда тизрәк, сүздә яктырак ... Тарих һәм ИКБ" секциясендә җиңүче булды. Аделина - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ватан-2020» туристлык-туган якны өйрәнү хәрәкәтенең Бөтенрусия тикшеренү эшләре конкурсының республика этабында катнашучы. Ел саен Ю.А. Гагарин исемендәге кубокка югары уку йорты арасында үткәрелгән олимпиадаларда актив катнаша, җәмгыять белеме һәм рус теле буенча дистанцион этап призеры була. «Беренче, Космик» Бөтенрусия тарихи квестының III дәрәҗә дипломы белән билгеләп үтелде.
Читайте нас: