Якты юлдан
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
15 сентябрь 2020, 14:50

Сәфәр безнең өметләрне аклады

География укытучысы Зөлфия Бари кызы Шәфыйкова Сидәкбашка балык фермасына, Юрий Иванович Митрофанов хуҗалыгына бару идеясен тәкъдим итте.

Без сыйныфташларыбыз белән шатланып килештек. Мәктәпкә иртәнге тугызда килдек тә, юлга кузгалдык. Безнеn компаниягә унберенче сыйныф укучылары — укучылар җитештерү бригадасы әгъзалары һәм безнең сыйныф җитәкчесе Рәйсә Фәнүр кызы Гайнетдинова кушылды. Рәйсә Фәнүр кызы анда бик кызыклы һәм күңелле булыр, дип вәгъдә итте, heм ялгышмады, чөнки сәфәр безнең өметләребезне аклады.
Урынга килгәч, безне ферма хуҗалары дустанә каршы алды. Алар безнең төркемне территория буйлап йөртте. Безнең алда форель хуҗалыгының матур күренеше пәйда булды — ул бер-берсе белән тоташкан берничә канал, аларга салкын чишмә суы килә. Бу каналларда төрле яшьтәге форель балыгы: кечкенә маймычлардан алып зур балыкларга кадәр йөзә. Кечкенәләре бер сулыкта, уртанчылары — икенче, ә зурлары иң зур сулыкта урнашкан. Безгә моны балыклар бер-берсен ашамасын өчен, дип аңлаттылар, чөнки форель — ерткыч балык. Һәм, әлбәттә, балыкның яшенә аларны карау, ашату шартлары бәйле. Юрий Иванович үз хуҗалыгында форельнең тормыш циклы, уылдык, форель маймычларын каян китерелүе, балыкны карауның төп принциплары турында җентекләп сөйләде. Аннары безне барыбызны да кечкенә генә өйгә алып бардылар. Анда балыклар өчен азык әзерлиләр икән. Ул әзер булгач та, без форельләрне ашатырга киттек. Ярга якынлашкач, маймычларга һәм олы балыкка ризык бирә башладык. Тамаша искиткеч иде! Әле генә сулык буйлап әйләнеп йөзгән балыклар, зур өер хасил итеп, кинәт бергә җыелып, бер-бер артлы судан сикерә башлады. Аңлатып булмый торган матурлык!
Балыклы каналлардан ерак түгел, карплы буа янында эскәмияләрдә ял итәргә була. Юрий Иванович бик рәхәтләнеп резина көймәдә йөрергә рөхсәт итте. Миңа суда йөзү бик ошады. Мондый тирәнлектәге суда йөзү бераз куркыныч, әмма тирә-як күренеш искиткеч иде! Тирә-юньдә матур ландшафт: тау, аның астында чишмә, күңелле челтерәп, буага агып төшә, зур матур йорт, ярлары буенда чия, слива (язын нинди матур булуын күз алдыгызга китерәсезме?).
Саубуллашканда, без хуҗаларга ачык йөз белән каршы алулары өчен рәхмәт белдердек, аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, планнар чынга ашуын, килүчеләр һәм балыкчылар күп булуын теләдек. Безнең укытучыларыбыз, Зөлфия Бари кызы белән Рәйсә Фәнүр кызы форель хуҗалыгы темасына икътисади һәм математик мәсьәләләр чишкәндә, дәресләрдә әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде.
Миңа бу көн бик ошады. Ул кызыклы, мавыктыргыч булды. Барыбыз да бик күп файдалы мәгълүмат алдык, ял иттек һәм мизгелләрдән ләззәт алдык. Бик күп тәэсирләр һәм фотографияләр калды. Бу көн яңа уку елында иң якты бәйрәмнәрнең берсе буларак, безнең хәтеребездә озак сакланыр.
Ксения КОЛОМЕЕЦ,
Ает авылы Фатих Кәрим исемендәге урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.
Автор фотосы.
Читайте нас: