Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 декабрь 2018, 13:11

«Урал батыр» барысын берләштерде

Каныкай авылында Башкорт теле көнен билгеләделәр

14нче декабрьдә чәчән-шагыйрь, мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көне. Бу көн республикада Башкорт теле көне дип билгеләнә. Шуңа ярашлы мәктәпләрдә, китапханәләрдә һәм башка җәмгыять оешмаларында әдәби кичәләр, шигырь бәйгеләре, очрашулар, флэшмоблар, интернет-конкурслар уздырыла. Күптән түгел Каныкай авылының мәдәният йортында да шундый күркәм чара булып үтте — яше-карты «Урал батыр» эпосын яттан сөйләде.

Халкыбызның буыннан-буынга тапшырылып килгән «Урал батыр» эпосы үзенең борынгылыгы, күләме, эчтәлеге һәм әһәмияте буенча аерым урын алып тора. Башкорт чәчәннәре Габит Аргынбаев һәм Хәмит Әлмөхәммәтовтан Мөхәммәтша Буранголов тарафыннан бөек эпосыбыз «Урал батыр»ның язып алуына гасырдан артык вакыт үткән. Бу хакта Каныкай урта мәктәбенең башкорт теле укытучысы Сөмбел Алламорат кызы Әсфәндиярова һәм мәдәният хезмәткәре Роза Нәфыйкова җентекләп сөйләде.

Бүген инде башкорт халкының авыз-тел иҗаты үрнәге рус, казах, инглиз телләрендә генә бәян ителми, ә дөнья күләмендә дә танылу ала. Уфада узган IX халыкара фестивальдә «Урал батыр» эпосы 42 телдә яңгыраган. Яшь чәчәннәр конкурсында безнең районны Каныкай урта мәктәбе укучысы Камилла Ишмөхәммәтова уңышлы яклады һәм II дәрәҗә диплом алып кайтты. Алтынчы сыйныф укучысы Камилла (укытучысы Сөмбел Әсфәндиярова) эпостан 1200 юл ятлаган. Былтыр ул Бөрҗән районында узган «Урал батыр» эпосын яттан сөйләүче яшь чәчәннәр республика конкурсында да катнашкан. Апасына ияреп, эпосны ятлый башлаган Милана да (5нче сыйныф укучысы) тырыш хезмәтенең җимешләрен татый башлаган. Әлеге халыкара конкурс-фестивальдә (укытучы Фәридә Әхмәтшина) ул «Урал батыр»ны яттан сөйләп, ЮНЕСКОның 1нче дәрәҗә дипломына лаек булган.

Бу чарага моннан берничә ел элек безнең якларда булып «Бер авылның тарихы», «Орнамент» телепроектлары аша авылларыбызның тарихын, йола-бәйрәмнәрен бар республика халкына җиткергән билгеле тележурналист, фольклорчы Сәрвәр Сурина да килгән иде. Малай һәм кызларның чыгышларын тыңлап, Сәрвәр Рәшит кызы эпосны сөйләү буенча үз тәкъдимнәрен җиткергәннән соң, ул укучыларга үзе иҗат иткән әкиятне укыды.

Артабан авыл мәдәният йортының сәхнәсенә Каныкай һәм Биккол авылының агинәйләре күтәрелде. Сөмбел Алламорат кызы җитәкчелегендәге «Агинәйләр» төркеме бу чарага бик җентекле әзерләнеп килгән иде. Милли киемдәге Мәрьям Хәкимова, Розалия Әхмәтшина, Наилә Рахманголова, Габидә Әсфәндиярова, Светлана Хәйруллина, Тәслимә Азнабаева, Галия Әхмәтшина, Вәгыйзә Хөсәенова, Сәмига Сәлихова, Мөслимә Гыйләҗетдинова, Әнисә Рәсүлева сүз чылбырын өзмичә, эпосны яттан сөйләде. Алар арасыннан Юля Аетова иң яше булса, Клара апа Хәлфинага 76 яшь иде.

Республикада «Агинәйләр» хәрәкәтен тергезүче Гөлфия Янбаева исә үз чыгышын әдәп, мәдәнилек, тәрбия һәм тел мәсьәләсенә багышлады. Һәм, безнең төбәктә дә Әлшәй, Миякә хатын-кызлары белән беррәттән электән килгән асалы палас сугу кәсебен тергезергә чакырды.

Бу чарада да, һәрвакыттагыча кул эше әйберләре — челтәре шәл, салфеткалар, чигүле мендәрләр, милли киемдәге курчаклар, утыргыч япмалары, шулай ук аллы-гөлле паласлар да куелган иде. Алар Каныкай, Биккол, Качкын авылы хатын-кызларының осталыгын күрсәтеп тора иде.

Ләйлә ГОМӘРОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: