Якты юлдан
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Халык өчен булдырылган оешма

Бишбүләк райпосы район халкын беренче кирәк-яраклар белән тәэмин итә.

Кулланучылар кооперациясе - дөньядагы иң борынгы икътисади үзидарә формаларының берсе. Аның нигезендә, кулай бәядән сыйфатлы товарлар сатып алу максатыннан, кулланучыларның ирекле берләшмәсе идеясе ята. Кулланучылар кооперациясе эшләгән елларда үсешенең төрле этапларын узды. Тик, икътисади шартлар ничек кенә үзгәрсә дә, ул кешеләргә — үз пайчыларына хезмәт иткән һәм хезмәт итә. Кулланучылар кооперациясе бары халык тарафыннан кешеләр өчен оештырылган оешма, дип юкка гына әйтмиләр бит.

20 февраль көнне Бишбүләк райпосында 2020 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча безнең район кулланучылар җәмгыяте пайчылары вәкилләренең отчет җыелышы булды. Җыелышта Башпотребсоюз идарәсе рәисе урынбасары Илфат Хәкимов, администрация башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча урынбасары Айрат Моратшин катнашты.
Узган елга йомгак ясалды һәм киләсе елга яңа максатлар һәм планнар билгеләнде. Башкарылган эшләр турында район кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Ринат Гәрәев хисап тотты. Докладта сәүдә, җитештерү һәм кооперациянең башка юнәлешләре буенча планнарны үтәү эшенә анализ ясалды. Ринат Рәфис улы билгеләп үткәнчә, район кулланучылар җәмгыяте әле дә социаль яктан кирәкле оешма булып тора, ул күп еллар дәвамында үз позицияләрен саклап калырга гына түгел, ә район халкын, бигрәк тә ерак торак пунктларда яшәүчеләрне беренчел кирәк-ярак товарлары белән тәэмин итү эшчәнлеген дә үстерергә тиеш.
Галина ВАРИКОВА.
Автор фотолары.
(Тулсынча "Якты юлдан" гәзитенең 2021 елның 12 мартында чыгачак 11 санында укыгыз).
Читайте нас: