Якты юлдан
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Максат — эш урыннарын һәм җитештерүне саклап калу

«Бишбүләк полимеры» җәмгыяте җитeкчесе Азат Галимовның төпле карарлары кече предприятиегә базар шартларында аякта нык басып торырга ярдeм итә.

— Резин-техник эшләнмәләр ясау буенча полимер цехы һәм тулаем РТП турында сөйләү миңа җиңел түгел, — ди Азат Әхмәр улы. — Чөнки аның барлыкка килүе, ә аннары чәчәк атуы һәм банкротлык процедурасы минем күз алдымда булды. Мин үзем һәрвакыт монда эшләдем, дип әйтергә була. Миңа 68 яшь тулса да, әле дә көн саен эшләвемне дәвам итәм. 2003 елның декабрендә минем тарафтан оешкан «Бижбулякстрой» җәмгыяте аукционда Бәләбәй колледжы филиалы янында урнашкан югары базаны, барлык биналарны, полимер цехын сатып алды.
2014 елдан биредә 10 кеше эшли башлый. Тулы булмаган җиде елда хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы 13,5 мең сумнан 24,5 мең сумга кадәр арткан. Бүген биредә йoзгe якын төр продукция җитештерелә.
Бүген без авыл хуҗалыгы техникасы өчен эшләнмәләрне аз санда җитештерәбез. Чөнки хуҗалыкларда һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә нигездә чит ил техникасы кулланыла. Безнең продукция сәнәгать предприятиеләренә юнәлдерелгән. Болар фильтр тутыру өчен Паль һәм Рашиг боҗралары. Электр үткәргечләр өчен бүлү тартмалары һәм розеткалар ясыйбыз. Продукцияне Уфа, Тула, Омск һәм хәтта Ташкентка җибәрәбез. Ашлык һәм мал азыгы җыю комбайннары өчен кайбер детальләр җитештерәбез. Полимер цехында барлык кирәкле эш шартлары һәм эшләнмәләр җитештерү буенча дүрт участок, әзер продукция склады бар. Безнең коллективыбыз мобиль һәм еллар буе сыналган хезмәт сөючән, анда алтынчы разрядлы ике токарь, автоматчылар, пресслаучылар эшли. Без үз эшебезне, теләсә нинди кыенлыкларга да карамастан, туктатырга җыенмыйбыз.
Владимир СМОЛОВ.
Автор фотолары.
Читайте нас: