Якты юлдан
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Хезмәт hәм мәшгульлек
20 гыйнвар 2021, 17:35

Үз продукциябез генә

"Бишбүләк фермеры" кооперативы район мәктәпләренә үзләрендә җитештерелгән туңдырылган итен китерә

Илнур Гатиятуллин - "Бишбүләк фермеры" кулланучылар кооперативы рәисе. Итне Бишбүләк авылы һәм район мәктәпләренә, шулай ук балалар бакчаларына каты туңдырып куя. Илнур Вахитович җирле җитештерүчеләрдән сыер сатып ала, җитештерүдә яшь ярым — ике яшҗлек малларны гына куллана. Балалар туклану өчен түшкәнең барлык өлешләре дә кулланылмый, бары тик сөяксез итле өлешләре генә кулланыла.
Чалганнан соң ит цехка керә, анда тәүлек дәвамында суыткыч камерасында саклана. Аннан соң ит сөяктән аерыла һәм сеңерләрдән аерыла. Алынган ит массасы суыту камерасына салына. Ит продукциясен мәктәпләргә рефрижераторлы махсус автомобиль белән китерәләр.
- Безнең кибеттә башка җирле кулланучылар кооперативларының продукциясе бар, болар - «Бал тәме», «Куш-Елга сөте», «Бижбулякские явства» кооперативларыннан ярымфабрикатлар һәм башкалар.
Итне кибет аша сатканда, ул туңдырылмый, ә вакуумлы төргәккә урнаштырыла, чөнки продукт 0дән алып -2 градус температурада 10 тәүлеккә кадәр саклана ала. Унынчы көнне ит фаршка эшкәртелә һәм туңдырыла.
Шулай ук Уфа шәһәренә илтеп тапшырабыз. Хәзер без «Свое. Родное» сайтында теркәлү процессында, - дип уртаклашты Илнур Вахит улы.
Карина ПАВЛОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: