Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хезмәт hәм мәшгульлек
27 гыйнвар 2020, 13:00

БАШКОРТСТАНДА 1000 КЕШЕ IT-ҺӨНӘРЛӘРГӘ БУШЛАЙ УКУ МӨМКИНЛЕГЕНӘ ИЯ БУЛДЫ

Узган елда Башкортстан, Русиянең дүрт төбәге белән беррәттән, санлы компетенцияләргә кадрларны түләүсез укыту буенча пилот проектына керде.

Проект "Санлы икътисад" гомумдәүләт проектының "Санлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

- Башкортстан халкы санлы икътисадның 22 юнәлеше буенча өстәмә һөнәри белем алырга мөмкинлек бирүче бер мең персональ санлы сертификат алды. Сертификатлар - "Зур мәгълүматлар", "Ясалма интеллект", "Санлы маркетинг" һәм башкалар темаларга багышланган, - дип белдерде Башкортстан буенча "Шәхси санлы сертификатлар" проекты җитәкчесе Руслан Габидуллин.

Руслан Габидуллин билгеләп үткәнчә, Башкортстанда өстәмә белем алырга теләүчеләр республикага бирелгән сертификатлардан шактый күбрәк булган. Моның өчен заявка бирергә, тест узарга, шулай ук билгеле критерийларга туры килергә кирәк иде.

Мәсәлән, программада катнашучы, 18 яшьтән өлкәнрәк, әмма пенсия яшенә кадәр (хатын – кызлар өчен-60 һәм ир-атлар өчен 65 яшь) булырга тиеш. Моннан тыш, аның квалификациясе, ягъни катнашучының урта һөнәри яисә югары белем турында дипломы булырга тиеш.

Русиядә IT-һөнәрләр буенча барлыгы дистәләрчә мең кеше түләүсез өстәмә белем алачак.
https://byzdyak-t.rbsmi.ru
Читайте нас: