Якты юлдан
+1 °С
Снег
Көнүзәк
2 Октября , 11:25

Башкортстанга арктик суыклар килә

Шимбә, 3 октябрьгә һава торышы турында "Башгидромет"та хәбәр иттеләр.

title
Башкортстанга арктик суыклар киләБашкортстанга арктик суыклар килә
Башкортстанга арктик суыклар килә

Башкортстанда октябрь башында кисәк суытты. Төньяк Казакстан циклоны килү сәбәпле, республика территориясенә арктик һава үтеп керде.

Төбәк гидрометеорология мәгълүматына караганда, шимбә төнендә 0, −5 градус көтелә. Көндез һава бары +3, +8 градуска гына җылыначак. Урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр узачак, аерым районнарда бозлавык күзәтеләчәк.

Җил төньяк чиректән уртача, урыны белән өермәле булачак дип фаразлана.

Җылы итеп киенеп йөрегез! Үзегезне саклагыз!

Чыганак:https://kiziltan.ru/

Фото:https://fotobank02.ru/  Автор: Вероника Юнусова

Башкортстанга арктик суыклар килә
Башкортстанга арктик суыклар килә
Автор:
Читайте нас