Якты юлдан
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2021, 15:05

Янгынга каршы - яңа техника

Болары - үзәктән ерак районнарга.

2030 елга кадәр Башкортстан Республикасы территориясендә янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясен тормышка ашыру кысаларында, үзәктән ерактагы торак пунктларга ирекле янгын каравылы подразделениеләрен матди-техник тәэмин итү максатында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика бюджеты исәбенә автоном янгын насосы булган 30 берәмлек тагылма янгын техникасын сатып алуны һәм алга таба республиканың 26 муниципаль районына техника тапшыруны оештыру турында боерыкка кул куйды.

Әлеге тагылма янгын техникасы урындагы халык көче белән янгынны сүндерүне оператив оештырырга һәм, ким дигәндә, аның үсешен Дәүләт янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре килгәнче чикләргә мөмкинлек бирә.

Яңа техника торак пунктларда янгыннарны сүндергәндә дә, ландшафтлы янгыннарны бетергәндә дә файдаланылачак.

2020 елда республика исәбенә 30 берәмлек шундый техника сатып алынган һәм муниципалитетларга тапшырылган. Ирекле ярдәмчеләр техниканы тиз үзләштееп, бүген аны нәтиҗәле куллана.

Әлеге карарны кабул итү республиканың үзәктән ерак торак пунктларында яшәүче халыкның янгын хәвефсезлеге дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
https://kiziltan.ru
Читайте нас: