18 яшькә кадәр өч, яки аннан да күбрәк баласы булган хезмәткәрләр хәзер иң кече балага 14 яшь тулганчы уңайлы вакытта түләүле еллык отпуск ала алачак. Элегерәк мондый өстенлекләрне 12 яшькә кадәр өч, яки аннан да күбрәк баласы булган ата - аналар куллана ала иде. Закон проектына аңлатма язмасында әйтелгәнчә, бу ата – аналар балаларга күбрәк вакыт багышлый алсын өчен эшләнә. Бу шулай ук ата-аналарга бер вакытта ял итәргә мөмкинлек бирәчәк.