Якты юлдан
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 март 2021, 09:26

ОЗАКЛАМЫЙ БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФКА

Мәктәпкә кабул итү тәртибеРусия Мәгариф министрлыгының 2020 ел 2 сентябрьдән “Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем белем бирү программалары буенча укырга кабул итү Тәртибен раслау турында” 458 санлы карарына ярашлы 2021 елда мәктәпкә кабул итү тәртибе үзгәрде.

Төп яңалыклар
Приказда мәктәпкә төшүчеләрне чираттан тыш тәртипкә, беренче чираттагы тәртипкә хокуклары булганнарга һәм өстенлекле хокукка ия булганнарга бүлү билгеләнгән.
Беркетелгән территориядә яшәүче балаларны, шулай ук “чираттан тышларны”, “беренче чираттагыларны” һәм “өстенлекле хокукка ия булганнарны” 1 сыйныфка кабул итү турында гаризаларны кабул итү 1 апрельдә башлана һәм 30 июньдә тәмамлана.
Яңа Тәртип буенча мәктәпкә алганда беренче чираттагы хокукка беркетелгән районда яшәүчеләр ия. Ләкин буш урыннар калмаса, мәктәп аларны да алмаска мөмкин. Бу очракта карарны муниципалитет кабул итәчәк.
Беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен беренче сыйныфка кабул итү турында гаризалар 6 июльдән буш урыннар тулганчыга кадәр кабул ителәчәк, әмма 5 сентябрьдән дә соңламый.
Башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул ителүгә өстенлекле хокук абыйлары һәм (яки) апалары укыган белем бирү оешмаларына бер гаиләдә яшәүче һәм уртак яшәү урынына ия балаларга бирелде.
Булачак беренче сыйныф укучылары өчен элеккечә бернинди дә имитиханнар булмый.
Укырга кабул итү турында гаризаны һәм аңа кушып бирелүче документларны шәхсән яки тапшыру турында белдерү кәгазе белән заказлы хат белән почта аша тапшырырга, яки белем бирү оешмасының электрон почтасы, яки мәктәпнең рәсми сайты аша, яки дәүләт яисә муниципаль уңайлыклар сервислары ярдәмендә бирергә мөмкин. Мәктәп тапшырылган мәгълүматларның дөреслеген тикшерә, шул исәптән власть органнарына һәм мәгълүмат системаларына мөрәҗәгать итү юлы белән.
Беренче сыйныфка 6 яшь ярым тулган, сәламәтлек торышы буенча каршы күрсәтмәләре булмаган балалар кабул ителә, әмма 8 яшьтән дә соңламый. Учредитель ата-аналар гаризасы буенча кабул итүне рөхсәт итәргә хокуклы.
Психологик-медик-педагогик комиссия карарының таләбе баланы башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем адаптацияләнгән белем бирү программасы буенча укырга билгеләгән очракларда гына законлы.
Буш урыннар булганда мәктәпкә кабул итү барлык уку елы дәвамында башкарыла. Буш урыннар булмаса, ата-аналар баланы башка гомумбелем бирү оешмасына (бу урыннары булган) урнаштыру турында мәсьәләне хәл итү максатында район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә.
Читайте нас: