Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 февраль 2021, 11:34

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘТ ФЛАГЫ КӨНЕ

Бүген, 25 февраль, Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы көне.

1992 елның бу көнендә Башкорт АССРы Югары Советы Яңа флагны республика дәүләтчелегенең рәсми символы итеп раслады.
Башкортостан Республикасы Дәүләт флагы тукымага горизонталь рәвештә урнашкан зәңгәр, ак һәм яшел төсләрдән гыйбарәт. Флагның ак полосасы үзәгендә алтын төс белән эмблема сурәтләнгән. Түгәрәк эчендә җиде таҗдан торган курай чәчәге урнашкан.
Башкортстан Республикасының дәүләт символикасы турындагы законда флаг төсләренең әһәмияте ачыла: зәңгәр төс Республика халыкларының игелеклелеген һәм чисталыгын, ак – тынычлык сөючәнлеген, ачыклыгын, үзара хезмәттәшлеккә әзер булуын, яшел – азатлыкны, тормыш мәңгелек дигәнне аңлата. Курай чәчәге - дуслык символы.
https://avyl-tormyshy.rbsmi.ru
Читайте нас: