Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 февраль 2021, 13:48

Чүп-чарны аерым җыячакбыз

2024 елга Башкортстан чүпне тулысынча аерым җыюга күчәргә тиеш. Бу хакта 1 февральдә төбәк Хөкүмәте Президиумы утырышында премьер-министр Андрей Назаров белдерде.

Аның әйтүенчә, Башкортстанда каты көнкүреш калдыкларын чыгару системасын оештырганнан соң, көнкүреш чүп-чарын аерым җыюга күчәргә кирәк. Республиканың Экология министрлыгы башлыгы Урал Искәндәров тә бу җәһәттән үз фикерен белдерде. Ул 2021 ел азагына кадәр төбәктә халыкның 70%ка якыны калдыкларны аерым җыюга җәлеп ителәчәк дип ышандырды. Әлегә бу эшкә 30га якын муниципалитет яки халыкның 37 проценты җәлеп ителгән.
- Беренче этапта калдыкларны аерым җыюны мәктәпләрдә кертәбез, төрле төстәге контейнерлар урнаштырабыз. 2020 елда 487 белем бирү учреждениесендә 799 интерьер контейнер комплектлары урнаштырылды. Бу һәрберсендә өчәр контейнер дигән сүз. 2021 елда бу эшне төгәлләү планлаштырыла, - дип сөйләде Урал Искәндәр.
Арытабан авылларда калдыкларны җыюның икеләтә системасы булдырылачак – һәр мәйданчыкта челтәрле контейнерлар урнаштырылачак, ә шәһәрләрдә – кәгазь, пыяла, пластик һәм сортларга аерылмаган каты көнкүреш калдыклары өчен аерым төсле контейнерлар куелачак.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне чүп-чарны аерым җыюга кызыксындыру өчен подъездлардагы чүп үткәргечләрне бетерергә киңәш ителә. Ә яңа йортлар салганда алардан бөтенләй баш тартырга кирәк.
Хәтерегездәдер, 1 февральдән Башкортстанда чүп чыгаруга тарифлар артты. Хезмәтләндерү сыйфаты яхшыру белән бәйле ул.
https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: