Якты юлдан
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2021, 13:18

Ялларда нинди һава торышы көтелә?

Башкортстан синоптиклары алдагы ял көннәрендә нинди һава торышы көтеләчәген әйтте.

Башгидромет мәгълүматларына ярашлы кыш өчен шактый җылы булачак.
Шимбә, 30 гыйнварда, төнен бераз кар явачак, урыны белән күп кенә яууы да ихтимал. Көндез җепшек кар көтелә. Аерым районнарда бозлавык, юлларда кар сырынтылары булачак. Җил көньяктан тыныч исәчәк.
Һава температурасы төнен минус 3-8 градус, аязытканда -13 градуска кадәр салкын булса, көндез 0дән 5 градуска тиклем суык булуы фаразлана.
Якшәмбе, 31 гыйнварда, республиканың төньяк районнарында җепшек кар көтелә. Урыны белән, шулай ук, бозлавык, кар сырынтылары булачак. Һава температурасы да шимбә көннекеннән әлләни аерылмаячак.
Әйткәндәй, Башкортстан территориясендә февраль башында да җылы һава торышы сакланачак, дип фаразлый синоптиклар. “Көньяктан килгән һава массалары сәбәпле, республикада уртача температура гадәттәге күрсәткечләрдән 10-12 градуска югарырак җылы, хәтта аномаль җылы булган һава торышы торачак”, – диләр алар.
Чыганак: www.bashinform.ru
Читайте нас: