Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 гыйнвар 2021, 13:59

Радий Хәбиров республика халкына рәхмәт әйтте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, бүген, 28 гыйнварда, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларына һәм республика халкына еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итте.

Чыгышы башында ул без беренче тапкыр шундый зур пандемия белән очраштык, дип билгеләде. Бу пандемия күпме гомерләрне алды, дөнья икътисадының һәм глобаль тотрыклылыкның, бар планетада яшәүчеләрнең иркен тормышы бәкәленә сукты, диде.
“Безнең республиканың иң авыр сынаулардан лаеклы чыгуы беренчегә генә түгел. Федераль власть бәяләве буенча, пандемиягә каршы торуда да без сезнең белән илдә иң яхшыларның берсе булдык. Республика халкына, икътисадка һәм социаль тармакка федераль бюджеттан вакытлы һәм нәтиҗәле ярдәм өчен ил президенты Владимир Путинга рәхмәтлебез. Кешеләрне саклау һәм авыр нәтиҗәләр булмасын өчен дәүләт башлыгы тарафыннан бирелгән вәкаләтләр кысаларында без беренче көннән барысын да эшләдек. Мин үз тарафымнан мәҗбүри чикләүләргә сабырлык күрсәткән өчен республикада яшәүчеләргә “рәхмәт” дип әйтәм. Шундый җаваплылык булганга без бүгенге көннән чикләүле антиковид чараларны җайлап ала башлыйбыз”, – диде Радий Хәбиров.
Чыганак: www.bashinform.ru
Читайте нас: