Якты юлдан
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2021, 17:50

Февраль йомшаграк булачак, диләр

Быел кыш бик матур: битләрне чеметерлек салкыннар да, кар-бураннары да булды. Менә көннәр җылытып җибәрде: республиканда җылы һава торышы урнашты. Җылытса да, кар җепшетерлек булмады - шунысы яхшы. "Гисметео" фаразлары буенча, бу атнада көндезге уртача салкынлык 3 - 6 градус булачак.

Февраль башында кар явуы көтелә. Салкынлык ун градус тирәсеннән артмаячак дип фаразлана.
Уртача еллык күзәтүләргә караганда, республикада февраль аенда һава температурасы 15 градус салкыннан түбән төшмәячәк. Синоптиклар фаразларына ярашлы, кышның соңгы аенда республика төрриториясендә көчле салкыннар көтелми.
Читайте нас: