Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2021, 11:37

КАТЫ КОММУНАЛЬ КАЛДЫКЛАРНЫ ЧЫГАРУГА ХАК АРТА

Безнең төбәктә 1 февральдән каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен түләү арта.

Әле без чүп-чар чыгарган өчен 55 сумнан 75 сумга кадәр түлибез. Исегезгә төшерәбез: бөтен республика биш зонага бүленгән, аларның һәркайсына үз компаниясе-оператор хезмәт күрсәтә. 1 февральдән бәяләр шуларның өчесендә арта. Регоператорлар арасында зоналаштыру турында тулырак шушы сылтама буенча кереп укыгыз: https://www.bashinform.ru/longread/musornayareforma/

Ни өчен хак арта?

Барлык биш зона өчен тарифлар 2018 елда ук – "чүп реформасы" башланганда билгеләнгән. Әмма республика Башлыгы Радий Хәбиров карары белән алар минимумга – 35-50 сумга кадәр киметелде. Исәпләүләр буенча, һәр торак пунктта чүп чыгару системасын оештыру өчен операторларга нәкъ менә шуның кадәр түләү кирәк иде.

Ике ел эчендә система җайга салынган - республиканың барлык торак пунктларында диярлек контейнер мәйданчыклары урнаштырылган һәм алар турында мәгълүматлар бердәм базага кертелгән, чүп ташучы автопарк арткан, ә аларның хәрәкәтен автоматлаштырылган система теркәп бара. Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы белгечләре онлайн-режимда чүп-чарны кайсы мәйданнан чыгарганнарын, ә кайда бу эшләнмәгәнне тикшерә ала.

Әмма бу «чүп реформасының» ахыргы максаты түгел. Чүпне чыгару белән генә эш бетми, аны сортларга аерырга, эшкәртергә һәм үтилләштерергә кирәк. Шуңа күрә операторлар полигоннар, сортларга аеру һәм эшкәртү предприятиеләре төзергә тиеш. Моның өчен чыгымнар таләп ителә, һәм ике ел элек билгеләнгән минималь тарифларны башта планлаштырылганга кадәр арттырырга кирәк булачак.
https://avyl-tormyshy.rbsmi.ru
Читайте нас: