Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов җитәкчелегендәге делегация составына Русия Умартачылар берлеге президенты Арнольд Бутов һәм Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетының беренче урынбасары Айнур Саманов керделәр.
Чара кысаларында 2021 елда Уфада үтәчәк Апимондиянең 47нче Конгрессына һәм АпиЭкспо күргәзмәсенә әзерлек барышы тикшерелде. Башкарма комитет әгъзалары Башкортстан мөмкинлекләрен югары бәяләде һәм Конгрессның иң югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышаныч белдерде. Шулай ук, Апимондия вәкилләре Уфада Конгресс үткәрү буенча кайбер тәкъдимнәр белән чыгыш ясады. Аерым алганда, чит ил кунакларына Башкортстанда һәм Русиядә умартачыларның эш алымнары, аларга дәүләт ярдәме программалары турында сөйләү, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу, фәнни казанышлар белән таныштыру бик мөһим.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Апимондия федерациясе республиканың 2020 елда Апитерапия буенча симпозиум үткәрү турындагы башлангычын хуплады, якын арада әлеге чарага әзерлек буенча эш башланачак.
Сәфәр кысаларында делегация, шулай ук, Апимондиянең агымдагы елда Монреальда узачак 46нчы Конгрессының оештыру комитеты вәкилләре белән очрашты.