Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 апрель 2019, 14:29

Мобиль кушымта эшли башлаган

Ләкин аның буенча сораулар һәм тәкъдимнәр күп әле.

Төбәк Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетына чокыр-чакырларны ямау буенча мобиль кушымта булдыру бурычын куйган иде.


"Юл эксперты" кушымтасы эшли башлады, ләкин 100 процентка түгел. Анда инде халыктан заявкалар килә башлаган. Уфада чокырларны ремонтлауның интерактив картасы да гамәлгә керде, юллардагы чокырлар турында мәгълүматны анда да җибәреп була.


Ведомство җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, кушымта 1 апрельдән эшли башлаган. Аның буенча сораулар һәм тәкъдимнәр күп - болар барысы да исәпкә алына. Киләчәктә кушымтаны камилләштерү буенча планнар бар.


- Берничә районда интерактив карталар булдырдылар. Берсүзсез, алар халыкка заявкалар калдыру өчен уңайлы. Шунысын билгеләп үтәр идем: заявкалар нинди юл белән килеп ирешсә дә, чокырларны бетерү буенча эш башкарылырга тиеш, - диде Тимур Мөхәммәтҗанов.

Читайте нас: