Кичәге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров атна саен һәр муниципалитетта инвестиция сәгате үткәрү бурычы куйды. Хөкүмәт дәрәҗәсендә мондый форматта инвесторлар белән очрашулар былтыргы ноябрьдән үткәрелә. Хәзер инвестицияләр җәлеп итүне активлаштыру максатында бу эшне муниципалитетлар дәрәҗәсендә җайга салырга кирәк.