Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 март 2019, 16:15

Үзәктә – хәвефсезлек һәм сәләтле яшьләр

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Ижевск шәһәрендә Русиянең Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Русиянең Идел буе Федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәргән күчмә утырышта катнашты.

Анда юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүнең өстәмә чаралары турында сүз барды. Атап әйткәндә, пассажирлар ташуга контрольне көчәйтү, водительләр әзерләү эшенә игътибарны арттыру, юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәләрен оператив гамәлдән чыгару зарурлыгы билгеләнде.


Талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен хәл итүне яңа дәрәҗәгә чыгару өчен төбәкләргә ведомствоара төбәк координацион советлары булдырырга, шулай ук, перспективалы яшь белгечләр турында мәгълүматлар банкын алып бару өчен җаваплы кешеләрне билгеләргә тәкъдим ителде.

Читайте нас: