Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 гыйнвар 2019, 11:20

Тулы ачыклык кирәк

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде.

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау буенча “юл карта”сын гамәлгә ашыру, шулай ук, дольщиклар белән үзара бәйләнеш турында сөйләде.

Дәүләт комитеты белгечләре төзүче компанияләр җитәкчелеге һәм дольщикларның инициатив төркемнәре вәкилләре белән берничә очрашу үткәргән, “Яңа Булгаково” һәм “Миловка паркы” торак комплексларының мәйданчыклары белән танышкан, Стәрлетамак һәм Нефтекамада күчмә эш киңәшмәләре оештырган.

Әлеге вакытта объектлар төзелешен тәмамлау буенча финанс-икътисади схемалар әзерләнә. Аерым алганда, Уфада Менделеев, Кувыкин һәм Бакалы урамнары кварталында урнашкан торак комплексның төзүчесе алмашынды, аны “Меркурий” җәмгыяте төзи башлаган иде. Хәзер аны “Заказчы һәм техник күзәтчелек хезмәте” предприятиесе башкара. Эшләрне тәмамлау өчен финанс исәпләүләр үткәрелгән. Аның схемасы раслауга тәкъдим ителәчәк.

Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә Төзелеш буенча дәүләт комитеты белән берлектә эшләрне төгәлләү схемасы ахырына кадәр эшләнгән объектлар буенча мәгълүмат бирергә кушты.

– “Миловка паркы” буенча вариантлар бар. Сезнең эшегезне күрәм. Мәсьәләне эзмә-эзлекле рәвештә хәл итүегезне сорыйм, – диде Радий Хәбиров. –“Меркурий” буенча да схема әзерләгез. Эш планы формалашкач, компанияләр вәкилләре белән эшлекле очрашу оештырырга кирәк.
Читайте нас: