Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2019, 14:11

"Ислам дәүләте"* боевиклары Россиянең көньяк чикләренә туплана

РФ Эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов әйтүенчә, Россиянең көньяктагы чикләрендә Россиядә эшчәнлеге тыелган "Ислам дәүләте"* (ИГ) террорчылык оешмасының яңа урыны формалаша.

“Әфганстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан якларына таба безнең чикләрдә киеренкелекнең яңа ноктасы әзерләнә. Пакистан территориясеннән ИГ* боевикларын билгесез вертолетлар белән Таҗикстан чикләренә китерәләр. Анда, күрәсең, күпсанлы качаклар белән Россия Федерациясе ягына таба провокация әзерләнә”, - дип фаразын әйтте Игорь Зубов.


Бу нисбәттән ул Россиягә керүче мигрантларга аерым игътибар булырга тиешлеген искәртте.


**"Ислам дәүләте" – Россиядә тыелган террорчылык оешмасы.
Читайте нас: