Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 гыйнвар 2019, 12:55

Сөтнең сыйфаты буенча соравың булса, шалтырат!

Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе актуаль темалар буенча гражданнар өчен консультацияләр оештыра. 4 февральгә кадәр сөт продукциясенең сыйфаты һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли.

Белгечләр сөт продуктларының яраклылык вакыты, аларга норматив таләпләр, азык-төлек сайлау һәм дөрес туклану буенча киңәшләр бирәчәк.

Теләүчеләр дүшәмбедән җомгага кадәр 10-16 сәгатьләрдә консультация һәм аңлатмалар ала алалар (12-12.45 сәгатьтә - тәнәфес).

1 февральдән консультацияләр “Роспотребнадзор”ның Бердәм консультация үзәге номеры 8-800-555-49-43 буенча алып барыла. Тәүлек әйләнәсенә, шалтырату бушлай.
Читайте нас: