Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 гыйнвар 2019, 13:06

Авыл халкының пенсиясе арта

1 гыйнвардан авыл хуҗалыгында 30 ел стажы булган эшләмәүче пенсионерлар өчен страховка пенсиясенә билгеләнгән түләүнең 25 процентка артуы билгеләнде.

– Башкортстанда тиешле стажы булган һәм хәзерге вакытта эшләмәүче 51 мең авыл кешесенә әлеге түләү арттырылган. Гыйнвардан авыл халкына айлык артым 1133 сум тәшкил итәчәк. Моның өчен гариза тапшырырга кирәкми, — диде Башкортстан буенча Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Фоат Хантимеров.

Эшчәнлек төре авыл хуҗалыгына карамаган оешма һәм учреждениеләрдә эшләгән авыл халкына (мәктәпләр, авыл Советлары, фельдшерлык һәм медицина пунктлары һ.б.) бу түләү артмаячак.

Авыл хуҗалыгында (үсемлекчелек, терлекчелек, балыкчылык) 30 еллык стажы булган, әмма ул хезмәт кенәгәсендә язма белән расланмаган пенсионерлар Пенсия фондына пенсияне яңадан исәпләү өчен өстәмә документлар китерә ала.

1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр мөрәҗәгать иткәндә, пенсияне яңадан исәпләү – 2019 ел башыннан, тиешле сумманы югалтуларсыз башкарылачак.

31 декабрьдән соң әлеге исәпләү гариза кабул ителгән айдан соң килгән айның 1еннән гамәлгә ашырылачак.
Читайте нас: