Якты юлдан
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 июль 2021, 13:35

ГОМЕРНЕ ОЗАЙТУЧЫ ДҮРТ ГАДӘТ

Галимнәр әйтүенчә, гомер озынлыгына тышкы факторлар – һава температурасы, кояшлы көннәр, явым-төшем, гомумән, тирә-як мохитнең торышы – тәэсир итә.... Ә без исә төшенкелеккә бирелми генә, әлеге язмада кеше гомерен ун елга озайту мөмкинлеген бирүче дүрт гадәтне барлап узыйк. Киттек!

ГОМЕРНЕ ОЗАЙТУЧЫ ДҮРТ ГАДӘТ
ГОМЕРНЕ ОЗАЙТУЧЫ ДҮРТ ГАДӘТ

Иң элек, белгечләр җиләк-җимеш, яшелчә һәм чистартылмаган ярма ашауны файдалы гадәтләр рәтенә кертергә куша.Мондый ризыклар онкология һәм йөрәк-кан тамырлары, баш мие авырулары, депрессиянең килеп чыгу куркынычын киметә, матдәләр алмашын яхшырта икән.

Икенчедән, һәрбер затка стресска бирешмәскә һәм тормыштан бары тик сөенечле, уңай мизгелләр эзләргә киңәш ителә. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бәхетле кешеләрнең вакытыннан алда үлеп китү ихтималы 3,7 % кимрәк. Гомумән, мондыйларның гомер озынлыгы, бәхетсезрәк кешеләрнеке белән чагыштырганда, 18% күбрәк, ди.

Шулай ук зарарлы гадәтләрдән – хәмердән (чамасын белмичә куллану турында сүз бара) һәм тәмәкедән баш тартырга кирәк. Галимләр билгеләп үткәнчә, спиртлы эчемлекләрне чамасын белеп кенә куллану вакытыннан алда гүр иясе булу куркынычын 17-18% киметсә, тәмәке тарту кимендә ун ел гомерне “урлый”.

“Баш мие үлгәч кенә, кешене үлде дип исәпләргә була”, – ди табиблар, аның нинди мөһим әгъза булуын искәртеп. Белгечләр фикеренчә, баш мие нәрсә ашауга карап эшли. Ул яраткан ризыкны “бирсәң”, хуҗасына рәхмәт әйтә: тырышып уйлый. Димәк, аңа файдалы ризык бөтен организмны сәламәтлеккә туендыра. Бирегә исә чикләвек, йөзем, кишер, чөгендер, солы боткасы, ачы шоколад һәм яшел чәй!

http://yalkyn.ru/news/bu-tema/gomerne-ozaytuchy-drt-gadt

Фото: https://f3.mylove.ru

 

ГОМЕРНЕ ОЗАЙТУЧЫ ДҮРТ ГАДӘТ
ГОМЕРНЕ ОЗАЙТУЧЫ ДҮРТ ГАДӘТ
Автор:
Читайте нас: