Якты юлдан
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 июль 2021, 13:30

БАНАН АШАУ ЗАРАРЛЫ?

Күп кеше бананны көн дә  ашый. Бер караганда, монда бернинди дә начарлык юк кебек. Ләкин бу беренче карашка гына. Банан яратсаң, бу язма синең өчен.

БАНАН АШАУ ЗАРАРЛЫ?
БАНАН АШАУ ЗАРАРЛЫ?

Күпләребез яраткан гап-гади банан сәламәтлегебезгә нинди тискәре йогынты ясый ала соң?

Калорияләр

Бананнарда калорияләр бик күп. Аларны ашап, берничә артык кило җыйганыңны сизми дә калырга була. Өстәвенә, озак вакыт дәвамына ашказынында авырлык хисе туа.

Кариес

Бананның тешкә сыланып кала торган гадәте бар. Шуңа аны ашаганнан соң тешләрне чистартмасаң, кариес килеп чыга ала.

Йокылы халәт

Бананнар бик озак һәм авыр үзләштерелә. Шул сәбәпле, аны кунакка җыенганда, имтихан алдыннан яки спорт белән шөгыльләнер алдыннан ашарга киңәш ителми. Ялкаулык һәм хәлсезлек биләп алачагын көт тә тор. Болар барысы да бананнарның углеводка бай булуы аркасында.

Әйе, бананның файдалы яклары да бар. Әмма барыбер банан ашауның чамасын да белергә кирәк.

http://yalkyn.ru/news/bu-tema/banan-ashau-zararly

 

БАНАН АШАУ ЗАРАРЛЫ?
БАНАН АШАУ ЗАРАРЛЫ?
Автор:
Читайте нас: