Якты юлдан
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 июль 2021, 10:30

Йолдызнамә | 26 июль – 1 август

Бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Йолдызнамә | 26 июль – 1 август
Йолдызнамә | 26 июль – 1 август

Кучкар (21.03 – 20.04) Сезне бернинди борчу-мәшәкатьсез, гаять уңайлы чор көтә. Вакытны күбрәк ялга багышлап, ничек тә эшсезрәк, тынычрак уздырырга тырышыгыз. Атна башында әйбәт кенә керем буласын белегез.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Какшабрак киткән мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен уңайлы чор. Инде байтактан сөйрәлеп килүче проблемаларның очына чыгу мөһим хәзер. Эштә тоткарланырга тырышмагыз: бу көннәрдә өйдәгеләргә кирәк сез. Йөз-кыяфәтегезне тәртипкә китерергә вакыт кызганмагыз: уңышка ирешү-ирешмәү шуңа да бәйле булачак.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Авызыгызны белебрәк ачыгыз, кайберәүләр сезне дошман күрә башламасын. Атна ахырында бетеренеп эшләргә туры килмәгәе. Хафалансы юк: әҗере инде бик тиздән күренәчәк һәм мулдан булачак.

Кысла (22.06 – 22.07) Буш урында дип әйтерлек тавыш чыгарга мөмкин. Каршы якны ничек тә көйләргә тырышыгыз, юкса ахыр чиктә бөтен авырлыгы үзегезгә төшмәгәе. Атна ахырында бер танышыгыздан искиткеч шәп яңалык ишетерсез.

Арыслан (23.07 – 23.08) Чиктән тыш зур киеренкелек белән эшләү сәламәтлегегездә чагылыш таба башламагае. Шуңа бераз сүлпәнәю кирәк. Ялларда акчаны уңга-сулга тарата күрмәгез. Озакламый аларның кирәге чыгачак: ничек кенә әле!

Кыз (24.08 – 22.09) Ялгызлар, ниһаять, үзләренең бердәнберләрен табып, зур планнар кора башлаячак. Гаиләлеләр исә өлкән буын белән бераз гына сүзгә киләчәк. Атна ахырында кемнәрнеңдер кесәләрен калынайтырдай хәлләр булып алачак.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Азрак сөйләп, күбрәк эшләгез – йолдызлар хәзер сезгә шуны киңәш итә. Ялкаулык басмаса, бик шәп нәтиҗәгә ирешәчәксез! Керемне арттыру мөмкинлеге булачак – кулдан ычкындырмагыз! Шәхси тормышта барысы да әйбәт.

Чаян (24.10 – 22.11) Озакламый эшегезгә һәм шәхси тормышыгызга җитди үзгәрешләр үтеп керәчәк. Тирәгездәге кешеләрнең сүзләренә колак салыгыз – алардан сез бәһаләп бетергесез киңәшләр ишетергә мөмкинсез. Әмма игътибарлырак булыгыз, теләсә кемгә ышанмагыз.

Укчы (23.11 – 21.12) Эштә нәрсәгә сәләтле булуыгызны ничек тә җетерәк, калкурак итеп күрсәтергә тырышыгыз. Җитәкчегез, тырышлыгыгызны күреп, сезне тиешенчә бәяләячәк. Ләкин бу көннәрдә бакчада һәм өйдә бетеренеп эшләмәскә тырышыгыз. Юкса эсседә суык тидерү ихтималы юк түгел.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эштә зур гына уңышка ирешүегез бар. Моның өчен дөньядан артта калмаска, барлык хәлләрне һәм яңалыкларны сәгате-минуты белән белеп торырга кирәк. Ләкин акча белән саграк эш итегез, кыйммәтле әйберләр сатып алуны кичектерегез.

Сукояр (21.01 – 19.02) Гомерләр су кебек аккан бер мәлдә кул кушырып утыра күрмәгез. Бернигә ирешә алмыйча калуыгыз бар, дип куркытмакчы йолдызлар. Хыялларны тормышка ашыра башлау өчен шәп чор. Киләчәккә максатлар исемлеген төзүдән башлагыз – оттырмассыз.

Балык  (20.02 – 20.03) Хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләр киеренкерәк булыр, ахры. Гаепне үзегездән эзләгез! Соңыннан ялгышыгыз өчен үкенәсегез килмәсә, гафу үтенүдән курыкмагыз. Ял көннәрендә күптән көтелгән  хәерле хәбәрләр ишетерсез.

https://vatantat.ru/2021/07/59412/

Фото: https://yur-gazeta.ru

 

Йолдызнамә | 26 июль – 1 август
Йолдызнамә | 26 июль – 1 август
Автор:
Читайте нас: