Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 июль 2021, 15:10

"Туган көнгә менә дигән бүләк!» -

 дип рәхмәт белдерә безнең даими гәзит укучыбыз Айгөл Әхмәдишина.

"Туган көнгә менә дигән бүләк!» -
"Туган көнгә менә дигән бүләк!» -

«Якты юл»га язылучылар өчен узган призлар уйнату әбүнәчеләр өчен зур бәйрәм булды. Анда 265 квитанция катнашты. 2021 елның икенче яртыеллыгына «Якты юл» район газетасы язучылары арасында үткәрелгән бүләк уйнатуда төп призны Ает авылыннан Айгөл Әхмәдишина яулады. Ул электр иттарткычы отты.

- Конкурста беренче тапкыр җиңәм. Узган ел минем каенанам приз отты. Туган көнемә менә дигән бүләк! Безнең район газетасы белән биш ел дәвамында аерылгысыз, аны яратам һәм һәр номерны түземсезлек белән көтеп алам. Районның һәм республиканың барлык актуаль яңалыкларын укыйм. Сайтка да гел керәм. Гәзит укучыларга язылуларын, уеннарда катнашуларын телим. Яраткан газетабызга уңышлар телим, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты уенда җиңүче Айгөл Әхмәдишина.

Айгөл көн саен Бишбүләккә эшкә килә, шуңа күрә газетага альтернатив ысул белән язылган.

Карина ПАВЛОВА.

Автор фотосы.

"Туган көнгә менә дигән бүләк!» -
"Туган көнгә менә дигән бүләк!» -
Автор:
Читайте нас: